Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Нина түти Кондееваны бал белән сөт ач үлүдән саклаган

Нина Кондеева — сугыш чоры баласы. Ул 1938 елда Яңа Чишмә районының Ленино авылында, күп балалы зур гаиләдә дөньяга килә.

— Әти урманчы иде, әни колхозда төрле эштә эшләде. Бөек Ватан сугышы башлангач, Кардонда гаилә корганнар, аннары Пещерка авылына күченгәннәр. 1943 елда әтине сугышка алып китәләр. Әнием сигез баласы, бабай һәм әби белән кала. Бик күп хезмәт итәргә, тырышырга туры килә аларга, мөгаен, исән дә калмаслар иде, әмма үз бал кортлары да, сыер да бар... Бал белән сөт ачтан үләргә ирек бирмәделәр. Әни үләннән кабартма пешерде, сөт ризыклары әзерләде, шуның белән зур гаиләне ашатты. Шулай да, авырга туры килгәндер, әни еш кына арыганлыктан хәле китеп, аңын югалтып егыла иде, — дип искә ала Нина Петровна. 

1944 елда әтисенең сугышта үлгәнлеге турында хәбәр килә. Нәни Нина ул вакытта нибары 6 яшь була. Ул яшьтән үк колхозда төрле эшләрдә эшли, аннары сарыклар карый. 1959 елда Ленино авылына кияүгә чыга, Людмиланың кызы туа, әмма тормыш барып чыкмый, аерылыша. 1964 елда Степан Кондеев Григорьевичка кияүгә чыга. Бер-бер артлы балалар туа үз йортларын төзиләр. Нина Петровна техник әйберләр сата торган кибеткә сатучы булып урнаша. Степан Григорьевич тракторда, урып-җыю чорында комбайнда эшли. 

Үзе белгән бөтен нәрсәгә улларын да өйрәткән. Өч улы, Михаил, Александр һәм Владимир Ленино авылында яшиләр. Өлкән кызы Людмила гаиләсе белән Мәскәү өлкәсендә гомер итә. Кече улы Валерий Әлмәттә яши.

Яңа йорт төзи башлагач, 1991 елда, авыр чир Степан дәдәйне бу дөньядан алып китә. Яңа йортны уллары белән Нина түтинең үзенә төзеп бетерергә туры килә. Хәзер Нина Петровна зур якты йортта яши, аның 5 баласы, 10 оныгы һәм 12 оныкчыгы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев