Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Нина Тимофеева: «Җанга якын киемнәрне киеп чыгыш ясаган чаклар да күп булды»

Нина Николаевна, Теләче районының Субаш авылында туган.

Туган авылында белем алганнан соң, укытучы булу теләге Казанның 1 нче номерлы педагогия училищесына алып килә. Хезмәт юлын Субаш урта мәктәбендә башлый. Югары белемне Казан дәүләт педагогика университетында ала.

«1998 нче елда насыйбым белән гаилә корып җибәрдек. Шул елны Биектау районының 2 нче номерлы мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли башладым. 25 ел укучыларымда туган телгә карата мәхәббәт тәрбиялим. Гореф-гадәтләребезне, йолаларны буыннан-буынга тапшыру — минем бурычым. Үз хезмәтемне яратам.

Укытучы булуым белән горурланып яшим, чөнки беләм: укучыларым мине hәрвакыт хәтерләрендә сакларлар.

Ирем белән бер кыз hәм ул тәрбиялибез. Мин — бәхетле әни, яраткан хатын. Шушыларның барысына шөкер итеп, хезмәт эшчәнлегемне hәм тормыш юлымны дәвам итүем.

Бүгенге көндә иң кадерле, якын кешеләребез безнең яныбызда юк. Алардан калган истәлекләр күңелебезгә бик якын. Күңел хатирәләрем шул якыннарым белән бәйле булганлыктан, алар турындагы истәлекләрне язам.

Ал, кызыл керәшен күлмәкләре, үз куллары белән чиккән ике алъяпкычы, чигелгән яулыгы – мамамнан калган бик кадерле әйберләр. Аларны ул үзе дә бик саклаган, әллә нигә бер генә зур бәйрәмнәрдә генә кигән. Киндер бистәрләр, чигелгән ашъяулыклар, тастымаллар хәзерге вакытта көн саен кулланылмый, алар һәр кешедә дә юк та. Минем өчен кадерле булган бу хәзинә мәктәптә уздырылган бәйрәмнәрдә, чараларда еш кулланылалар. Элегрәк шушы җанга якын киемнәребезне киеп сәхнәләрдә чыгыш ясаган чаклар да күп булды.

Әбием Думыйдан калган истәлекләр дә саклана: үзе суккан киндер күлмәк, кызыл башлы бистәрләр, төрле төстәге вак-вак ситцыларны бергә ялгап тегелгән корама – эскәмия җапкычлары әле дә аның кулының җылысын саклый кебек. Ул уңган, алтын куллы кеше иде. Тегү машинасы сатып алып, авылдашларына да керәшен күлмәкләре тегә. 84 яшендә үзенә күлмәк кисте, шул күлмәген мин тегеп биргән идем. Әбием Думыйдан калган ул кул машинасында әле бүген дә тегәм.

Әбием эрләргә дә, бәйләргә дә бик оста иде. Кабасы, орчыклары әле дә саклана.

Мамамның көмеш беләзекләре урсаеннан аңа калган. Еллар үткән саен бу истәлекләрнең кадере арта бара.

Папам Микушның үз куллары белән ясаган тумбочкалы өстәле, төп йортта саклана. Авылга кайтып, шул өстәл тирәсенә җыелып утыргач, папа белән мама юклыгы йөрәкне әрнетә. Үзләре арабызда булмаса да, алардан калган бу әйберләрнең барысын да кадерле истәлек итеп саклыйбыз. Балаларыбыз да аны бик яхшы белә. Үз тамырларыбызны белеп, керәшенлегебезне саклап, балаларыбызга да шуны өйрәтеп үстерәбез. Бәләкәй чакта җанга сенгән җырулар, үзебезнең гадәт һәм йолаларны без онытмыйбыз. Аларны балаларыбыз да, вакыты җиткәч, үз кызларына, улларына өйрәтерләр. Үткәнен белгән халыкның гына, киләчәге бар. Без, керәшеннәр, хәтерле халык, шулай булгач, бай культурабыз киләчәктә дә сакланыр, яшәр”,– дип язды Нина Тимофеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев