Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Нина Фадеева: «Үземдә булган матурлыкны тирә-юньдәгеләргә бирсәм, аннан да зур бәхет юк»

Питрәч районындагы Керәшен Сәрдәсе мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нина ФАДЕЕВА Яңа елга баглаган өметләре белән уртаклашты.

– 2022 ел вакыйгаларга бай булды. Иң кайгылысы – әниемнең бакыйлыкка күчүе. Моңа кадәр әнине югалту турында ишетеп кенә белә идем... Җиң сызганып татар теле һәм әдәбияты укытам – мин шуның белән бик бәхетлемен. Бу елда “Гаилә” ансамблем белән Мамадыш районының Җөри авылында үткәрелгән Питрау бәйрәмендә беренче тапкыр чыгыш ясадык. Ел балаларымның зурлап 55 яшьлек юбилеемны уздырдыруы белән дә истә калды.

2023 ел минем өчен өч тапкыр истәлекле булырга охшаган. 1987 елда, Куян елында, олы кызым дөньяга килде. 2011 елда исә Ольганың (олы кызы – авт.) кызы туды. Ә 2023 елда малаемның баласы туарга тора – тагын бер “куянчык” булачак, Алла боерса. Яңа елда фәнни-гамәли конференцияләрдә, бәйгеләрдә катнашырга, “Гаилә” ансамблемне үстерүдән туктамаска, “Чулпы” ансамбле коллективы белән хезмәттәшлегемне дәвам итәргә ниятлим. Булган уңышларда гына туктамаска, үз өстемдә эшләргә максат куйдым. Кеше һәрвакыт үз өстендә эшләргә тиеш дигән фикердәмен. Матурлыкка өйрәнү, үземне матур яктан тәрбияләү максаты белән яшәдем. Үземдә булган матурлыкны тирә-юньдәгеләргә бирсәм, аннан да зур бәхет юк. Киләсе ел бары тик якты хатирәләр калдыруын телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев