Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Нина Фадеева: “Оныгым ике меңләп баланы күргәч, югалып калды”

Белем көнендә без беренче кыңгырау, туган мәктәп, сыйныфташларыбыз, олы йөрәкле укытучыларыбызны тагын бер кат искә алабыз.

Беренче сентябрь – балачак хатирәсе булып һәрберебезнең күңел түрендә саклана торган көн ул. Питрәч районындагы Керәшен Сәрдәсе мәктәбенең туган тел һәм әдәбият укытучысы Нина Фадееваның оныгы да быел беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлаган. Укытучы буларак та, әби буларак та нинди хисләр кичерде икән ул. Шушы хакта аның үзеннән сорадым: “Иң матур кеше – белемгә омтылган кеше, бәхет – белемдә. Оныгым балалар бакчасына йөргәндә үк хәрефләр танырга өйрәнде. Тик мәктәпкә барыр алдыннан, начар укучы булудан куркып, бар тырышлыгын куеп, йөгерек укырга өйрәнде, әнисе, тутасы белән Питрәч балалар китапханәсенә йөрде. Бик максатчан, үткен бала. Без укытучы буларак, балалар белән җәй көнне дә шөгыльләнүне туктатып тормыйбыз. Төрле уеннар уйныйбыз, әкиятләр укыйбыз. Үз укыту тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам, әкият тыңлый белгән  бала, мәктәптә дә дәресләрне тыңлаячак, андыйларда игътибарлылык зуррак, белемгә тартылу ныграк була. Оныкларым Питрәчнең беренче  урта мәктәбендә белем алачаклар. Беренчегә баручы оныгым, тантаналы линейкага җыелган ике меңләп баланы күргәч, югалыбрак калды. Балаларымның, оныкларымның тырыш булулары мине нык сөендерә. Белемле кешеләр җәмгыятькә бик кирәк. Спорта да активлар, районда ГТО нормативлары тапшыру буенча гаиләләре белән катнашып, яхшы күрсәткечкә ирештеләр.

Бер оныгым "Айбагыр"да ял итте”, – диде Нина Валентиновна. Аның инде өченче оныгы мәктәп яшендә. Балаларының тату  гаиләләренә, үзләренә карата мәрхәмәтле булуларына сөенеп яшиләр алар. “Аларга карап тәрбияне дөрес биргәнбез, оныкларыбыз да шундый ук булырлар, бер-берсенең кадерләрен белеп, әти-әниләрен хөрмәтләп, илебез өчен файдалы кешеләр булып яшәячәкләренә өметләнәбез”, – диде гомерен балалар белән эшләүгә  багышлаган  укытучы, үрнәк әни, ягымлы әби – Нина Фадеева.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев