Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Нина Фадеева: “Нәнәем май аенда гел кычытканлы аш пешерә иде”

Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе мәктәбендә балаларга белем бирүче Нина Фадеева бала чагындагы истәлекләре белән бүлеште

“Сәрдә үләне белән кычытканнан аш пешереп йөрим. Анда С витамины, каротин бик күп. Шулай ук К һәм В группасы витаминнары бар. Йөрәк мускулларын ныгытучы биологик актив матдә — апигенин булуы билгеле. Җәйге табигатьнең барлык шифасын, тәмен үзенә сеңдергән үсемлекләрдән ясалган үлән чәе дә булса, күңелләр рәхәтләнеп кала. Шундый эчемлек белән өйгә кергән һәркемне сыйлыйсыгыз, табыннарыгызны бизисегез килсә, кунакларны шаккатырырга теләсәгез, киләсе җәйне бушка үткәрмәскә тырышыйк.

Үзем аш пешерәм hәм бала, үсмер чакларымны уйлыйм. Нәнәем май аенда гел кычытканлы аш пешерә иде. Гомере буе бала вакытындагы ачлык елларын искә алып, яшьләнгән күзләрен сөртә-сөртә: "Шул кычыткан, алабута орлыгы, кузгалаклар коткарып калды безне", – дип сөйләгәннәре онытылмый.

Килен булгач, каенанам да үләннәрдән аш, бөккән пешерә, кышлыкка чәй киптерә иде. Инде менә шушы гадәт олылардан үземә, балаларга күчте. Дистәгә якын үләннән ел саен чәй әзерлибез. Табигать бар баласына җитәрлек сый-хөрмәт бирә”, – дип язды Нина Валентиновна.

Сезгә дә кычытканнан аш рецептын тәкъдим итәбез:

Башта тавык шулпасы әзерлибез, итен алып, шулпаны сөзәбез. Табада кишер һәм суганны аз гына кыздырып алабыз. 2 кишер, 1 суган кирәк. Аннан кайнап торган шулпага шакмаклап туралган бәрәңге, кыздырып алган суган-кишерне салып, бәрәңге пешәр-пешмәс хәлгә килгәнче, кайнатабыз. Аннан соң туралган яшь кычыткан, кузгалак яфракларын өстибез. Кычытканны тураганчы салкын су белән чайкатырга, тоз-борыч белән дә тәмләтергә онытмагыз. Кычыткан салгач, ашны озаклап кайнатмаска кирәк, кайнап чыгуга, яхшылап тугланган ике күкәй, әкрен генә шулпага агыза-агыза, болгатырга да, сүндереп, капкачын каплап, шул рәвешчә 30-40 минут томалап торырга. Файдалы ашны өстәлгә каймак белән бирергә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев