Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Нина Егорова: "Чишмәбезнең шифалы суларын эчеп, рәхәтлек алдык”

Балык Бистәсе районының Иванай авылында былтыр гына матур итеп тотып алынган чишмәнең янәшәсенә чәчәкләр утыртып, матурлык белән авыл халкын, чишмәгә килгән һәр кешене сөендергәннәр.

“Ямьле жәебезнең дә соңгы ае керде. Ә тирә-юньдә әле искиткеч матурлык. Без шул хозурлыкка сокланып йөрдек. Җырлый-җырлый чәчәк-мәтрүшкә җыя торгач, җиләклеккә килеп чыктык. Андагы җиләкнең күплеген күреп исем китте. Берсеннән-берсе эре, кып-кызыл җиләкләр “мине өз”, дип күзгә карап тора сыман. Тик, безнең вакыт булмады, Субаш авылына китәсе бар иде.

Яз көне чишмә буена утырткан чәчәкләремә сәлам биреп, шифалы суларын эчеп, рәхәтлек алдык та юлыбызны дәвам иттек”, – дип язды Нина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев