Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Николай Морозовка Рәхмәт хаты тапшырылды

Николай Морозов Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылында туып-үскән

Мәктәпне тәмамлап, югары белем алгач та, читкә китүне кирәк санамый. Туган авылында эшкә урнаша. Хатыны белән гаилә корып җибәргәннәренә – 36 ел. Ике бала үстерәләр, хәзер инде дүрт оныклары үсеп килә.
Өч ел элек Николай Васильевич авыл җирлеге башлыгы итеп сайлана.
Ул авыл тормышын уңай якка үзгәртүгә зур көч куя. Аның тырыш хезмәтен җитәкчеләр дә, авыл халкы да тиз күрәләр, бөтенесе дә хөрмәт итәләр.
Республикабызның Кукмара районында уздырылган "Авыл җирлеге эшчәнлеге активлыгын үстерү" төбәк семинар-киңәшмәсендә "Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы" ассоциациясе председателе Әгъзам Гобәйдуллин аңа Рәхмәт хаты тапшыра.
"Эшемне бәяләгәннәре өчен, район админстрациясенә, хезмәтәшләремә һәм Керәшен Сәрдәсе авыл җирлегендә яшәүче халыкка зур рәхмәтемне белдерәм. Алга таба да авылдашларымның мәнфәгатен кайгыртып, тормыш дәрәҗәсен үстерү өстендә эшләүне актив рәвештә алып барырмын дип ышандырып әйтәм", — диде Николай Васильевич.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X