Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Николай Григорьевка - 60!

Николай Петровичның тормыш юлы Зәй һәм Питрәч районнарына бәйләнгән

И, гомерләр, диеп уфтанабыз,

Ә ул уза, вакыт тукталмый.

Сулар үргә таба акмагандай,

Елның фасыллары буталмый.

Сандугачлар сыман сайрый-сайрый

Өзгәләнгән күңел картаймый.

Кыяфәт һәм буй-сын үзгәрсә дә,

Моңлы-көчле рухлар янтаймый

 

Бу шигырь юллары шушы көннәрдә үзенең гомер бәйрәмен билгеләп үтүче Николай Григорьевка багышлана.

Николай Петрович 1960 елның 13  гыйнварында Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылында алты балалы гаиләдә 3нче бала булып җырлы-моңлы гаиләдә туа. Әйе, җырлы-моңлы.... Әти-әнисенең сәләте балаларга күчә. Биш бала барсы да бик матур җырлый. Бәйрәм - кичәләрдә актив катнашу өстенә, алар бик тырышып укыйлар да. Николай Петрович шаяртып сөйләргә ярата: “ Әни  көн саен безнең дәресләрне тикшерә иде, дәфтәрләрне карый. Әнинең хәреф танымаганын, укый белмәгәнен күпмедер еллар узгач кына белдем” – ди.

Шулай тырышып укып, бик яхшы  билгеләренә генә урта мәктәпне бетергәч, Казан дәүләт университетына укырга керә. Анда да ул актив, тырыш, яхшы студентларның берсе була.

1985 елда юллама белән Сарсаз-Баграж мәктәбенә химия-биология укытучысы булып эшкә кайта. Шушы авылда иң чибәр кызның берсе Екатерина белән тормыш корып җибәрәләр һәм матур итеп шушында төпләнеп яшәп тә китәләр. Алар бергә 3 малай үстерәләр. Уллары барысы да югары белемле. Хәзер инде үзләре дә гаиләле. Николай Петрович - таләпчән әти булу өстенә 5 оныкның яраткан бабасы да.

2015 елдан Югары Налим мәктәбендә хезмәт юлын дәвам итә.

35 елдан артык гомерен балаларга багышлаган Николай Петрович мәктәптә балаларның мәхәббәтен яулаган укытучы. Ул гаҗәп тынгысыз, таләпчән, төпле киңәшче, күп энергияле. Ул бар җиргә дә өлгерә: мәктәп тормышында кайный, авыл сәхнәсендә актив катнаша, районның Питрау бәйрәме инде ничә еллар аннан башка узмый. Шуна күрә аның эшен җитәкчеләр дә югары бәялиләр. Ул - күпсанлы Рәхмәт хатларына, Мактау грамоталарына лаек, Россия Федерациясенен кукрәк билгесенә  лаек булган югары категорияле укытучы.

Хәзер дә  Николай Петрович олысына, кечесенә киңәш бирүче, бертуктаусыз яңа идеяләр, яңа эш алымнары уйлап табучы. Ләкин ул эшен беркайчан да кеше күрсен өчен түгел, ә җиренә җитсен дип эшли. “Яхшылык эшлә дә суга сал, халык күрмәсә, балык күрер!” – дигән девиз белән яши.

Гүзәлия Батькова, укытучы, "Зәй офыклары"

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.  Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев