Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Николай Дунаев – төрле планда төп рольләр башкаручы киң диапазонлы танылган артист

3 май көнне М.Җәлил исемендәге республика бүләге лауреаты, Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артист, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, профессор Николай Дунаев (Наил Дунаев) туган көнен – 85 яшьлеген билгеләп уза

Дунаев Николай Иванович (Наил Дунай) 1937 елның 3 маенда Татарстанның Зәй районы Әхмәт авылында туа. 1961 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесын (татар студиясе) тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. Төрле планда төп рольләр башкаручы киң диапазонлы танылган артист. Күп кенә сәхнә образларыннан аның иҗади йөзенә хас булган ягымлы зыялылык бөркелә, берүк вакытта алар көчле кичерешләр һәм хисләргә тулы эчке киеренкелек, ышандыру көче белән сугарылган. Актерлык хезмәте белән бергә театр өчен пьесалар тәрҗемә итә. 

Рольләре: Ибраһим — «Көзге ачы җилләрдә», Мирвәли — «Өч аршын җир» (А.Гыйләҗев); Акъегет — «Ай тотылган төндә», Гефест — «Ташлама утны, Прометей!» (М.Кәрим); Гаяз — «Чаткылар», Мирзахан — «Ташкыннар» (Т.Гыйззәт); Нияз — «Соңгы хат», Марат — «Туй алдыннан» (Х.Вахит); Шамил Усманов — «Шамил Усманов» (А.Гыйләҗев, А.Яхин); Сәйяр — «Әни килде» (Ш.Хөсәенов); Валерик — «Баһадирлар» (Н.Погодин); Василий — «Бер төн» (Б.Горбатов); Фигаро — «Фигароның өйләнүе» (П.Бомарше); Газиз — «Хуш, Назлыгөл» (М.Байҗиев); Подхалюзин — «Агай-эне ак мыек», Паратов — «Бирнәсез кыз», Залешин — «Җимерелгән бәхет» (А.Островский); Гаяз — «Агыйдел» (М.Әмир); Шәмсетдин — «Кол Гали» (Н.Фәттах); Даут — «Ике фикер» (Г.Коләхмәтов); Равил — «Намус хөкеме» (Д.Вәлиев); Бәхтияр — «Канкай углы Бәхтияр»; Нурислам — «Дуслар җыелган җирдә», Нурислам — «Хушыгыз!», Якуб — «Без китәбез, сез каласыз», Алексей — «Илгизәр + Вера», Гөргөри — «Гөргөри кияүләре» (Т.Миңнуллин); Айдар — «Зифа», Качкинский — «Һиҗрәт» (Н.Исәнбәт); Җиһанша — «Зәңгәр шәл» (К.Тинчурин); Ногман — «Мирас» (Г.Каюм); Мәхмүт — «Ике сәгать — бер гомер» (Р.Хәмид); Күрше — «Бичура» (М.Гыйләҗев); Бикбау — «Боз астында дулкын» (Ә.-Т.Рахманкулов); Әхмәди — «Алдым-бирдем» (Г.Исхакый); Лисео — «Җүләр кыз» (Лопе де Вега), Ашыг — «Арзы кыз» (М.Тарухан); Мулланур — «Чапты атым Казанга» (З.Хәким); Луиджи — «Гаугалы гаилә» (Эд. де Филиппо); Әбүбәкер — «Кичер мине, әнкәй!» (Р.Батулла); Ногман — «Мәхәббәт турында сөйләшик» (И.Зәйниев) һ.б.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев