Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Николай Дунаев: "Чебен җәлләп, хатынсыз кала яздым"

Николай Дунаевка хатыны чебен тотып бирмәгәне өчен рәнҗегән

Без 70нче елларда “Пятилетка” совхозы янындагы Нократ (вятка) дельта-утрауларында чатырлар корып, гаиләләребез (Марсель Сәлимҗанов гаиләсе һәм без) белән җәйге ялыбызны үткәрә идек. Ул чакта “дача” дигән чир кешеләр күңелен агуламаган иде әле. Балык тотабыз, җиләк-җимеш җыябыз, табигать белән хозурланабыз. Беркөнне яр кырыена чехонь көтүе (косяк) килде. Чехонь су өстендә йөзгән бөҗәкләрне ашаучы балык. Чебен – аның иң яраткан җиме. Без чатырлар тирәседә сырышкан чебеннәрне кармакка саплап, чехонь тота башладык. Үҗәтлек! Мәш киләбез. Марсель, фехтовальщик-спортсмен буларак, чебеннәрне бигрәк оста тота. Мин дә эләктерәм. Хатыннарга чебеннәр бик үк тоттырмый. Таня: “Миңа да тотып бир әле”, – дип, артымнан йөгереп йөри. “Үзең тот”, – дим дә яр кырыена йөгерәм. Ул бик рәнҗеде, күрәсең: “Бер чебенеңне җәллисең, карун!” – диде дә киеме-ние белән Нократка сикерде. Йөзә дә йөзә бу! Без борчыла башладык. Марсель: “Таня, кире борыл, җүләрләнмә!” – дип, аны ярга чакырырга тотынды. Ә ул һаман туктамый, алга таба йөзә. Ниһаять, Нократның салкын суы аны бераз тынычландырды, күрәсең. Алланың рәхмәте белән, кире борылды.

Менә шулай итеп, чебен җәлләп, хатынсыз кала яздым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев