Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Николай Дунаевны отпевать итү Тихвин чиркәвендә узачак

30 октябрь көнне Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, асыл карендәшебез Николай Дунаев мәңгелеккә күчте.

Татарстан Республикасы тирән кайгы кичерә. 

Карендәшебез Николай Дунаевны отпевать иту 1 ноябрьдә (иртәгә) 8.00 сәгатьтә Казанның Тихвин чиркәвендә узачак. Соңгы юлга озату 10.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында булачак.

Дунаев Николай Иванович  1937 елның 3 маенда Татарстанның Зәй районы Әхмәт авылында туа. 1961 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесын (татар студиясе) тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлады. Төрле планда төп рольләр башкаручы киң диапазонлы танылган артист. Күп кенә сәхнә образларыннан аның иҗади йөзенә хас булган ягымлы зыялылык бөркелә, берүк вакытта алар көчле кичерешләр һәм хисләргә тулы эчке киеренкелек, ышандыру көче белән сугарылган. Актерлык хезмәте белән бергә театр өчен пьесалар тәрҗемә итте. Казан мәдәният һәм сәнгать университетында актерлык осталыгы буенча укытты.

Николай Дунаевның соңгы интервьюсы.  

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев