Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Никифор Тукмачёв: “Шөкер итәм бүгенгә, үкенмим үткәнгә” - фото

26 февральдә Зәй шәһәренең Үзәк китапханәсендә шагыйрь, популяр җырлар авторы Никифор Тукмачев белән очрашу кичәсе булды.

Кичәгә шагыйрьне һәм иҗатын яратучы дуслары, авылдашлары, туганнары, Зәй керәшен оешмасы вәкилләре җыелды. Шулай ук, шагыйрь белән якыннан танышырга теләгән һәм шигырь язарга яратучылар да бар иде. Алар кичә барышында шагыйрьгә атап язган шигырьләрен укыдылар.

– Туганнарның барсында чакырмадым, алар бик күп, башкаларга урын калмас, диеп уйладым, – дип шаяртып алды Никифор Ионович һәм үзенең иҗаты белән таныштыруын башлап җибәрде. Очрашу барышында күп кенә шигырьләрен укып, оста гармунчы буларак, язган җырларын җырлап, барлык кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Беркем дә үз соравына җавапсыз калмады.

- Шөкер итәм бүгенгә, үкенмим үткәнгә. Бар байлыгым – күңел тулганда үзем сыздырып уйнап җибәрә торган гармуннарым һәм эчке хәләтем, рухым чагылышы булган шигырьләрем. Ходай шулардан аермасын, дип, яшисем килеп яшим, - ди шагыйрь.

24 февральдә булып узган туган көне белән котлап, Зәй мәдәният йортында эшләп килүче “Җиләк” керәшен фольклор коллективы үз җырларын бүләк итте. Шулай ук Зәй керәшен оешмасыннан Николай Токранов котлау сүзләрен җиткерде. Очрашуга килүчеләр “Асрамага гармун бирәм” шигырен укуын сорадылар, җырларына кушылып җырладылар.
Очрашу кичәсе күңелле, эчтәлекле булды. Ике сәгатькә якын барган кичә, бер мизгел кебек узды. Кичә тәмамланганда, очрашуга килүчеләр, аяк өсте басып, Никифор Ионовичның үзе язган, инде хитка әйләнгән “Торналар” җырын гармунга кушылып җырладылар.

- Тукмачев Никифор белән очрашу кичәсен оештыруны күп еллар уйлап йөри идем – ди, авылдашы, Зәй үзәк китапханәсе хезмәткәре Лилия Әхмәтҗанова. Ниһаять уйлар чынга ашты. Күптән түгел Зәй районында башланып киткән Мәдәният елы кысаларында, үзебезнең төбәктән чыккан шагыйрьләр белән очрашуны, авылдашым Никифор Ионовичтан башлап җибәрдек. Әлеге кичәне якын арада туган авылы Югары Багражда да оештырабыз, – диде ул.

Михаил Тукранов,

Яр Чаллы,

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев