Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Нигә ялганлыйсыз, кар түгел лә, урамда яңгыр ява! "

Һәркемнең тормышында гомер буена сакланырлык берәр маҗаралы хәл булмыйча калмыйдыр. Минем иң истә калганнарыннан берсе — балалар бакчасында үткән Яңа ел бәйрәме.

 Балалар матур-матур киемнәрен киенеп, тезелешеп залга чыктылар. Әйлән-бәйлән уйнап, җырлар җырлап, Кыш бабай киләсен көтәләр. 

Аркасына капчык аскан, ап-ак сакал-мыеклы бабай белән аның оныгы Кар кызы килеп керүгә, бәйрәм җанланып китте, барысы да дәррәү килеп кул чаптылар, балаларның шатлыклары йөзләрен тагын да нурландырып җибәрде.

Тик Кыш бабай күңелен биреп, матур интонация белән ,”Ап-ак карларын алып, Яңа ел килеп җитте, сезгә урамда кар атышып уйнарга, чанада, чаңгыда шуарга мөмкинлек китерде” дип сценарий буенча сүзләрен сөйләргә генә тотынды, алгы рәттә утырган кечкенә Ваня кычкырып елап та җибәрде. Сүзен дә сөйли алмый, елый бала. Янына йөгереп тәрбияче килде, Кыш бабай да аптырады.

 Ә бала яшь аралаш тотлыга-тотлыга үзенең ризасызлыгын белдерде. ”Нигә ялганлыйсыз, кар түгел лә, урамда яңгыр ява! Нинди чаңгы, нинди чана?!”

Дөрестән дә, 29 декабрь булуга карамастан, тәрәзәгә нык итеп чиртә-чиртә яңгыр ява иде шул тышта. Ачуың бер килмәгәе, Ваняга әтисе кичә генә чаңгы бүләк иткән булган икән!

Зурлар тиз арада хаталарын төзәтеп, карлар әле күп булырын, кыш бик озын булачагын, яңгырның да, Кыш бабайны гына күрәсе килеп явуын аңлаттылар.

Фрида Закирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев