Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Ничу делать" - Көлке көне белән!

Бүген - 1 апрель - көлке көне. Борчу-мәшәкатьләрне беразга гына булса да онытып, күңелләрне ял иттереп, шаян шигырьләр укып алыгыз. Сезгә карендәшебез Никифор Тукмачевның күңелле, шул ук вакытта тормышның үзеннән алынган шигырьләрен тәкъдим итәбез.

Яшәү минимумы

Безгә норма билгелиләр,

Уйламыйча ике дә.

Яшәү өчен минимум бар,

Бардыр гомернеке дә.

Ачлык...

Сугыш...

Колхоз эше...

Күреп михнәт күпсанлы,

Яшәү минимумы ашап,

Әби узды туксанны.

Йөз минимумга яшәгән

Түрәләр янда гына.

Җитәрме алар җитмешкә -

Белә тик Алла гына.

"Ничу делать"

Үзегез дә беләсездер,

Сөйләп тормыйм артыгын.

Табибка чиратта торып,

Чирләп кайтты хатыным

Баш әйләнүләрем беткәч,

Йөрәк бераз рәтләнгәч,

Табибка барырга уйлыйм -

Тәмам сәламәтләнгәч.

Корычтай тазалык кирәк

Табибка күренергә.

Хастаханә тирәсендә

Ничу делать - чирлегә.

Безнең хәл

Чәйни алмый аптырагач,

Бөтенләй тешсез калып;

Бар акчама теш куйдырдым,

Теш табибына барып.

Берсеннән-берсе матур тел

Хәзер авызым тулык.

Пенсия акчам алганчы

Чәйнәр әйбер генә юк.

Хәйлә

-Кассада сакла акчаңны:

Җайлы да, уңайлы да.

Проценты да арта тора,-

Диделәр,- файдалы да.

Акчамны кассага

Салдым җыеп барчасын.

Дөрес, процентын бирделәр,

Бирмәделәр акчасын.

***

Була дисәләр, һич булмас,

Шуны күреп яшәдем.

Булмый дисәләр, көт тә тор

Алдыңа киләчәген.

***

Зур галимнәр ала, нидер

Ачкан, төзегән өчен.

Ә Горбачевка бирделәр

Илне җимергән өчен.

***

Сан һәм сыйфат бәйләнештә,

Бу - фәлсәфи төшенчә.

Бәясе артса ризыкның,

Сыйфаты кими төшә.

***

Җиде үлчә дә, тик бер кис,

Булсаң да нинди кыю.

Сүз иреге арткан саен,

Яхшырак телне тыю.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев