Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ничек яшисең, авыл?..

Кичә, 23 июнь көнне, "Туганайлар" редакциясе Балык Бистәсе районының Казаклар Чаллысы һәм Иванай авылларында иҗади командировкада булып кайтты. Авылларда кызу печән өсте. Өй яны бакчаларыннан, кырдан халык кышлык терлек азыгы әзерли. Бакчада да мәш киләләр - чүбен утыйлар, бәрәңге төбен өяләр. Ял иткән арада җиләген дә җыярга өлгерәләр. Шөкер, бу...

Кичә, 23 июнь көнне, "Туганайлар" редакциясе Балык Бистәсе районының Казаклар Чаллысы һәм Иванай авылларында иҗади командировкада булып кайтты.

Авылларда кызу печән өсте. Өй яны бакчаларыннан, кырдан халык кышлык терлек азыгы әзерли. Бакчада да мәш киләләр - чүбен утыйлар, бәрәңге төбен өяләр. Ял иткән арада җиләген дә җыярга өлгерәләр.

Шөкер, бу авылларда көтүләргә чыгарлык терлекләр дә бар икән. Су буйлары каз-үрдәкләр белән тулы.

Иванай һәм Казаклар Чаллысы авыллары халкы бик тырыш һәм кунакчыл икән. Мондагы җиткерелеп килүче зур, матур йортларны күрү, аеруча сөенечле булды. Димәк, бу авыллар яши икән әле...

Иванай авылыннан фотолар:

Урамнары да, урамнары... яшел чирәмгә күмелгән

Бер оч әбиләре җәйге һава суларга җыелганнар

Төзелә башлаган чиркәү ярты юлда калган...

Казаклар Чаллысыннан фотолар:

Ихтирамга лаек Максимовлар гаиләсе

Лиза, Праскый һәм Пидуч түти ял итәргә капка төбенә чыкканнар

Менә нинди зур йортлар салалар!

Каз-үрдәкләрнең чуты юк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев