Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Әни...” диеп эндәшүгә Басыладыр йөрәк сагышы... Түбән Кама районыннан укучыбыз иҗаты

Безгә еш кына укучыларыбыз үзләренең иҗат җимешләрен юллый. Түбән Кама районы Олы Аты авылыннан Ирина Садикованың балаларына багышлап язган шигырен сезгә дә тәкъдим итәбез.

Улым hәм кызым

Язмышыма иң зур бүләк

Минем кызым hәм улым

Сул кулым булса кызым,

Ә улым минем - уңым.

Сез ул минем бәхетем,

Шатлыгым, сөенечем.

Кайда гына йөрсәгез дә,

Сездә минем өметем.

Ерак булганга аралар

Сагынамын сезнең тавышны,

"Әни..." диеп эндәшүгә

Басыладыр йөрәк сагышы.

Ак бәхетләр булсын сезгә юлдаш,

Кайгы-хәсрәт читләп үтсеннәр.

Җил-давыллар иссә - иркәләсен.

Таң җилләре үбеп китсеннәр.

Сез булганга дөнья ямьле

Җирдә яшәү күңелле.

Уллы да кызлы да булу

Бәхетнең олысы түгелме?

Улым, кызым дия,дия

Картлык көннәрем җитә.

Ана күңеле сездән бары

Мәрхәмәтлек - игелек көтә.

Бар теләгем шул сезгә:

Туры юлдан атлап йөрегез,

Изгелек-игелекләр кылып,

Гомер юлын матур үтегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев