Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Николай Дунаев ни өчен псевдоним алган?

Наил Дунаев — Галиәсгар камал исемендәге татар дәүләт академия театры актёры, ТАССРның халык, Россиянең атказанган артисты

“Без, Мәскәүдән Михаил Щепкин исемендәге югары театр училищесын тәмамлап кайткан яшь артистлар, диплом эше итеп әзерләгән спектакльләрне Камал сәхнәсендә күрсәтергә җыенып йөргән чаклар. Әсәрләр арасында Әхмәт Фәйзинең «Тукай» спектакле дә бар иде. Без әле училищены яңа тәмамлаган студентлар анда төп рольләрне башкардык, ә театрның аксакаллары – Шәүкәт Биктимеров, Вәкил Закиров һәм башкалар – массовкада йөрделәр. Сәгыйть Рәмиевне, Галимҗан Ибраһимовны татар артистлары уйный, ә татарның бөек шагыйрен рус исемле Николай Дунаев башкара. Моңа күпләр канәгатьсезлек, гаҗәпләнү белдерде. «Көзге ачы җилләрдә» спектакленә афиша язганда, миңа исемемне алыштырырга тәкъдим иттеләр. Ул вакытта исем ниндидер зур проблема тудырыр дип уйламый да идем. Чөнки элек-электән без керәшеннәр татарлар белән аралашып, бергә уйнап үстек, Сабан туена бара идек, татарлар Питрауга килә. «Исемегезне Наил дип куйыйк», – дигәч, уйлап та тормадым, ризалаштым. Бары әтиемнең исеменә генә тимәгез, дидем. Ул исем миңа гомерлеккә ябышып калды. Күпләр минем Николай икәнне белгәч, аптырап кала.”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев