Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Невролог Covid-19 инфекциясенең баш мие эшчәнлегенә йогынтысы турында аңлатты

Татарстанда яшәүчеләр арасында коронавирустан соң озак вакыт дәвамында элеккеге кебек эшли алмаучылар бар

Коронавирус кешенең баш миенең төрле бүлекләрен зарарлый. Шуның аркасында когнитив һәм психик тайпылышлар була.

«Ковид вирусы баш мие структурасына һәм аның йокы, кәеф, борчылу дәрәҗәсе өчен җавап бирә торган төрле бүлекләренә туры зыян китерә торган итеп тәэсир итә», — дип аңлатты оператив штабның туры эфирында Казан дәүләт медицина университетының неврология, нейрохирургия һәм медицина генетикасы кафедрасы мөдире, Татарстанның атказанган табибы Эдуард Якупов.

Татарстанда яшәүчеләр арасында коронавирустан соң озак вакыт дәвамында элеккеге кебек эшли алмаучылар бар, хәтерләре начарлана.

«Нейроковид» термины неврологларның эш практикасында гына кулланылмый. Гади кешеләрнең дә ковидтан соң инсульт, миокард инфаркты, үпкә артериясенең тромбоэмболиясе кебек авыр нәтиҗәләр генә түгел, ә депрессия, борчылу, паник атака ешаюы, йокы бозу, когнитив тайпылышлар, ягъни хәтер бозылу, эшкә сәләтлелек һәм игътибар кимү очраклары булуы турында ишеткәне бар», — диде спикер. 

ТИ

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев