Наталья Давыдова: Яраткан эш ялыктырмый
Илдә урнашкан вазгыять күп һөнәр ияләренең кадерләрен белергә өйрәтте. Шуларның берсе - шәфкать туташлары
Иң авыр мизгелләрдә алар өйдә гаиләсе, туганнары янында түгел, дәваханә, поликлиникаларда, табиблар белән беррәттән, авырулар янында булалар, аларның сәламәтлекләре, тормышларын саклап калу өчен көрәшәләр.
Наталья Давыдова инде егерме ел шәфкать туташы булып эшли. Бүгенге көндә ул район үзәк дәваханәсенең кабул итү бүлегендә хезмәт куя.
- Мин кечкенәдән үк сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләргә хыялландым, -ди Наталья Петровна.
Шул ук вакытта кечкенә чагында табиблардан курка торган була ул.
- Мин аеруча мәктәптә прививкалар ясатудан курка идем. Хәтта парта астына яшеренгән чакларым да булды, - ди ханым.
Әмма кешеләргә ярдәм итү теләге куркудан көчлерәк була, һәм мәктәпне тәмамлаганнан соң, Наталья Түбән Кама медицина колледжына укырга керергә була, әмма тиешле баллар җыя алмаганга күрә, укырга керү кичектерелә. Наталья район үзәк дәваханәсенең травматология бүлегенә санитарка булып эшкә урнаша.
- Ул чакта укырга керә алмавым файдага булды, чөнки санитарка булып эшләгәндә сәламәтлек саклау өлкәсендә ярыйсы гына тәҗрибә тупладым. Дәваханәдә ул вакытта балалар табибы Люция Мартьянова мине күргәч, Наташенька, син ак халатлы кешеләрдән уттан курыккан кебек курка идең бит, менә ничек үзгәргәнсең, авыруларга үтә игътибарлы син, дип мактады. Аның сүзләреннән соң миңа канатлар үскән кебек булды, мин тагын да тырышып эшли башладым. Люция Җәмилевнаның бакыйлыкка күчкәненә дә шактый еллар инде, әмма аның сүзләрен беркайчан да онытмаячакмын, - ди Наталья Давыдова.
Үҗәт кыз максатына ирешә - Түбән Кама медицина училищесын тәмамлаганнан соң, үзебезнең дәваханәгә эшкә кайта. Ул 2001 елда Тәлгать Сөләйманов җитәкчелегендә дәваханә-нең травматология бүлегендә эшли башлый.
- Травматология бүле-гендә авыр хәлдә, ачык җәрәхәтләр алган пациентлар һәрвакыт күп булды. Аларга ярдәм күрсәтеп, табиб билгеләгән процедураларны башкарып, авыруларны аякка бастыру мизгелләрен күп күрергә туры килде, - ди Наталья Петровна.
Сигез елдан соң ул дәваханәнең кабул итү бүлегенә күчә. Анда исә эш элеккесеннән шактый аерыла, чөнки шәфкать туташының төп бурычы ярдәм күрсәтү генә түгел, ә ашыгыч ярдәм машинасында яисә үзләре каты авырып килгән пациентларны тиз арада тиешле табибларга күрсәтү өчен төрләргә аеру мөһим.
- Монда мөрәҗәгать итү-ченең гозерләрен, зарларын игътибар белән тыңларга, ярдәм күрсәтү өчен кирәкле белгеч чакыртырга кирәк. Табиб килгәнче кайвакыт ярдәм күрсәтә башлыйсың. Авырулар арасында исерекләр, психик яктан сәламәт булмаган кешеләр булу эшне катлауландыра. Аларның һәркайсы белән уртак тел табарга кирәк. Балалар травмалары минем өчен аерым стресс, чөнки мин дә - әни. Әмма ярдәм сорап килгән пациентларга үзеңнең эчке кичерешләреңне күрсәтергә ярамый. Шулай биш яшьлек баланың каты имгәнүе истә калды. 2018 елда шәһәрнең бер йортында газ шартлавы безнең өчен сынау булды. Кабул итү бүлегенә кешеләрне шундый авыр җәрәхәтләр белән китерделәр. Ул чакта ярдәм күрсәтү, чыннан да, бик авыр булды, - ди ул.
20 ел медицина тармагында эшләгән Наталья Давыдова 8 елга якын халыкны социаль яклау үзәгендә шәфкать туташы булып хезмәт куя. Узган ел ул район үзәк дәваханәсенең йогышлы авырулар бүлеге "кызыл зонасы"нда алты айдан артык эшләгән. Биредә табиблар, шәфкать туташларының кешеләрне ничек итеп үлем тырнагыннан алып калу өчен көрәшкәнен яхшы беләбез.
Кеше үз һөнәрен ярата икән, эш урыны аның өчен акча эшләү чыганагы гына булып калмыйча, яшәү рәвешенә әверелә. Наталья Давыдованың үз эшен ничек яратуын авырулар да сизә, ә кайчагында алар белән медицина хезмәткәрләре арасында урнашкан элемтәләр, аралашу хәтта алар дәвалау учреждениесеннән чыкканнан соң да дәвам итә.
-Яраткан эш ялыктырмый. Ә безнең эштә һәркөнне экстремаль хәлгә әзер булырга кирәк. Травмалар, аварияләр, кискен өянәкләр... Һәр авыруга вакытында ярдәм күрсәтү мөһим. Безнең бүлек моңа һәрвакыт әзер, - ди Наталья Петровна.
Ирина Смирнова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев