Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Наталья Чепкасова: «Алдан сөйләшеп куйсаң да, шулай килеп чыкмас иде»

Минзәлә районының Түбән Юшады авылында әниләрне репродукторлардан котлаганннар.

Җәй айларында Минзәлә районының Түбән Юшады авылы халкы һәр шимбәне көтеп ала дип язган идек. Чөнки атна саен үзара салым акчасына урнаштырылган репродукторлардан “Авылымның җәйге кичләре” тапшыруы яңгырый иде. Аны Түбән Юшады халкының күңелен күрер өчен, авыл мәдәният йорты җитәкчесе Наталья Чепкасова һәм ире Асаф Шиһапов оештырдылар һәм алып бардылар. 

Җәйге сезон тәмамлангач, тапшыру сирәгәйдее, әмма һәр бәйрәм саен яңа чыгарылыш чыгып бара. 16 октябрьдә Әтиләр көне уңаеннан тапшыру чыкса, узган ялларда әниләрне дә репродукторлар аша бәйрәмнәре белән котлаганнар. 

– "Иң кадерле кешем минем" дип аталган тапшыруыбызда әниләребезгә багышлап котлаулар яңгырады, җырларны хәтердә яңарттык, шигырьләр укыдык. Әле балаларын озатырга чыккан Васильевларның вальс биегәнен дә төшереп алган ирем. Алдан сөйләшеп куйсаң да, шулай килеп чыкмас иде. Халык ярата инде бу тапшыруны, – дип уртаклашты фикере белән алып баручы Наталья түти. 

Ирле-хатынлы Васильевларның вальс биегән күңелле мизгелләрен укучыларыбызга да тәкъдим итәбез.

Нижне-Юшадинский сельский клуб

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев