Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Нәниләр Кыш бабайны биеттеләр

Бу көннәрдә Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә “Бәчкә белән Марҗук маҗаралары» дип исемләнгән Яңа ел тамашасы бара.

Аны үзәк хезмәткәрләре һәм “Бәрәкәт” керәшен яшьләр бүлеге активистлары әзерләгән.

Беренче тамаша 21 декабрьдә көндез узып киткән.

22 бала килгән иде. Бәйрәм бик кызык узды. Тамашабызның бер өлеше театраль булды, ләкин балалар карап кына утырмады, үзләре дә катнашты. Аннан Кыш бабай белән Кар кызы килгәч, нәни кунакларыбыз аларга әзерләгән шигырьләрен, җырларын башкардылар һәм татлы бүләкләрен дә алдылар.

Төп тамашадан соң дискотека булды, Кыш бабайны да биеттек. Ә иң соңыннан балаларны өстәл артына утыртып, балчык белән әвәләү буенча мастер-класс уздырдык. Алар киләсе елның символын – Куянны ясадылар, – дип сөйләде Я.Емельянов үзәге методисты Аида Сахарова.

Киләсе тамаша бу ялларда узачак. Һәр теләгән кеше килеп, бу бәйрәмнең бер өлеше була ала.

Фото: Я.Емельянов үзәге пресс-хезмәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев