Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Намуслы хезмәттә гомер үткән карендәшләребез бар

Фидакарь хезмәтләре белән танылган, тырыш, намуслы халкы белән матур Зәй районы авыллары.

Сарсаз-Баграж авылында гомер кичерүче Галина белән Николай Ивановларны шундый гаиләләрнең берсе, дияр идек. Гаилә башлыгы Николай Михайлович - авыл халкы, укучылары арасында абруй казанган хөрмәтле укытучы, җитәкче, ачык йөзле, гадел, кешелекле, тәртип яратучы кеше.

Николай Михайлович 1956 елда Питрауга каршы көндә Тукай районы Мәләкәс урман участогында (хәзерге Куаклы авылы) туа. Югары Пәнәче урта мәктәбен тәмамлаган егет Алабуга педагогика институтына укырга керә. Хезмәт юлын 1976 елда Сарсаз-Баграж урта мәктәбендә математика, физика укытучысы буларак башлый. Ул елларны сагынып искә алучы укучылары күп аның. Көчле математика, физика укытучысы була ул. Мәктәптә ул оештырган робототехника түгәрәгенә техника белән ”җенләнгән” малайлар бик теләп, кызыксынып йөрде. Һәр класстан малайлар әлеге түгәрәккә барырга ашкынып тора иде, дип искә ала укучылар. Ниләр генә ясамыйлар иде алар! Самолет, ракета, һәйкәл макетлары, роботлар, төсле музыка, лаборатор эшләр өчен схемалар... Ә бит бу 1976-1986 еллар иде, заманча бер генә җайланма да, өйрәнер өчен кереп карарга интернет та юк. Егетләр барысын да җитәкчеләре Николай Михайлович башлангычы буенча башкардылар. Бу түгәрәк ул чорда районда данлыклы иде.

Тырыш, булсынга дип эшләүче Николай Михайловичны район җитәкчелеге 1987 елда, Баграж авыл Советы рәисе итеп куя, 1994 елдан "Үрнәк" совхозы директоры урынбасары булып эшли. Ә 2000 елда Николай Михайлович үзенең яшьлегендә сайлаган һөнәренә тугры калып, Югары Баграж мәктәбендә математика, информатика укытучысы булып эшли башлый, әлеге мәктәпне җитәкли.

-Без Николай Михайлович белән Югары Баграж мәктәбендә бергә эшләдек. Җитәкче буларак, үз эшенең остасы иде. Төгәл, бик принципиаль, сүзендә тора торган кеше. Үз фәнен искиткеч яхшы белә. Коллегалары белән тактлы, оста оештыручы, вакыт белән исәпләшми, эшкә жаны-тәне белән бирелгән шәхес. Ул җитәкчелек иткән елларда мәктәптә бик күп чаралар үткәрелде, чит төбәкләрдән күп кунаклар кабул иттек. Хәтта Якутиядән дә спортсменнар килде, - дип җылы итеп искә ала бергә эшләгән елларын хезмәттәше Роза Меньшикова.

Николай Михайлович тормыш иптәше Галина Артемьевна белән тату, үрнәк гаиләдә өч бала тәрбияләп үстерделәр. Галина Артемьевна хат ташучы булып эшләп, шулай ук авыл халкы арасында хөрмәт казанды. Аны авылдашлары ипле, төгәл, киң күңелле булганы өчен яратты. Бүгенге көндә Ивановлар 6 оныкларына куанып яшиләр. Балалары да бу тормышта үз урыннарын табып, ил-көнгә лаеклы хезмәт итәләр. Олы уллары Алексей үз эшен булдырган, кызлары Надежда Казан информацион университетында математика һәм информатика кафедрасы менеджеры булып хезмәт куя. Кече уллары Вадимны зәйлеләр яхшы белә: ул Сәвәләй авылы мәктәбе директоры булып эшли, ә тормыш иптәше Лариса 6нчы мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укыта.

Ивановлар Ходай насыйп иткән гомерләрен мәгънәле һәм матур итеп яши белә. Гади генә хезмәт юлы кебек, бер карасаң. Шул гади генә юлда күпме игелек кылынган да үткәннәр ак җеп булып сузылган. Фото

Клара Ермолаева.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев