Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Наил Табанаков: «Сәхнәдән киткәч, күңел төшенкелегенә бирелдем»

Татар эстрадасына, иң беренче булып, шансон җырлар алып килгән Наил Табанаков күпләргә таныш.

— 15 елдан артык таксист булып эшләгәнсез. Сезне таныган клиентлар алдында уңайсызланмыйсызмы?
— 1999 елда «Копейка» машинасында йөри идем. Олы кызым туган гына вакыт, акча кирәк чаклар. Ул вакытта хезмәт хакы бартерга бирелә иде. Биектау районы Ямаширмә авылында торсак та, Казанга килеп, таксист булып эшли идем. 2005 елда бу эш тукталып торды. Такси ул шундый нәрсә, аңа бер кереп китсәң, һәрчак үзенә тартып тора. Буш вакытың була икән, рульгә утырып, чыгып китәсең килә. Акча да керә, кичке матур Казанны да карап йөрисең. Кемнәр генә утырмый синең яныңа, алар үзләренең тормышларын сөйләп бирәләр, эчләрен бушаталар. 

— «Машинаның кайсы детале эшләмәвен тавышыннан ук чамалыйм», — дигән сүзләрегез бар. Чыннан да шулаймы?
— Сервиста эшләү тәҗрибәм бар. Берничә ел автосервиста машиналар ремонтлау белән шөгыльләндем. Үземнең машинаны да, кызымныкын да үзем төзәтәм. Мин иң элек җырчыларга җырлар язып бирә идем. Рөстәм абый Сәрвәровка җыр язгач, автор буларак ничегрәк җырларга кирәклеген аңлаттым. Шулчак: «Наил, үзең җырлап карамыйсыңмы соң?» — дип әйттеләр. «Аксу» төркеме егетләре белән кушылып, минем җырларга аранжировка ясап, җырлап йөри башладык. Бик күңелле проект булып чыкты ул. Беренче дискларым чыгып, Себердә 15 концерт куеп, аншлаг ясап кайткан идек. Ул вакытларда егетләр дә аяк терәп миннән акча сорамадылар. Сагынып сөйләрлек кызык заманалар бар иде. Район җирләренә, авылларга чыгып, үзебезне күтәргән идек.

— Заказ буенча җырлар язасызмы?
— Заказга җыр язып була анысы. Әмма җыр күңелдән чыкмаса, ул хит булмый. Җыр текстын укыгач, күзләрдән яшь килергә, каз тәннәре чыгарга тиеш. Бәясе кешесенә карап инде. Чыкмаган җырчыларга (алар бит инде минем шикелле, акчаны эзләп, эшләп табалар) бәяне төшерәм. 

— Телевидение, радиода еш күренмисез. Халык онытыр, дип курыкмыйсызмы?
— Сәхнәдән киткәч, башта бик авыр булды. Хәзер ияләндем инде. Кешеләр һаман таныйлар. Таксида йөргән чакларда танысалар, авыррак була иде. Аюны да биергә өйрәтәләр, бернишләп тә булмый, ияләнәсең. Сәхнәгә чыгу теләге бар. Анда чыккач, үзеңне башка төрле хис итәсең. Сәхнәнең үзенең энергиясе бар. 

— Иҗат кешесе булу авырмы?
— Чын иҗат кешесе — ул акыллы кеше түгел. Үземнән чыгып әйтәм, кечкенәдән комбайнда әтинең ярдәмчесе булып эшләгәндә, комбайнның двигателе тавышына да көй килеп, җырлап бара идем. Без акыллы кешеләр түгел. Минем белән яшәргә авыр. Минем белән торганы өчен тормыш иптәшемә һәйкәл куяр идем. Кәеф үзгәрүчән, авыр булса, каядыр китеп, бер үзем калырга яратам. Миңа үпкәләп, борыннарын салып, сөйләшми йөрүләрен дә өнәмим. Сәхнәдән киткәч, күңел төшенкелегенә бирелдем. Хатын олы кыздан соң миңа 12 ел бәби алып кайтмады. Сәхнәдән киткән вакытта кече кызыбыз Дилия туды. Аның тууы миңа күбрәк булышты инде. Олы кызым да «әти» дип торгач, балалар хакына алга атларга көч таптым.

— Ялгышмасам, сезне 90нчы елларда группировкада торган, дип сөйләделәр. Дөресме? Ул еллар сезне нәрсәгә өйрәтте?
— Авыр сорау инде бу. Ул вакытларда андый төркемдә булып карамаган кеше булмагандыр инде. Күп гөнаһлар эшләдек. Кичерелә торганмы, белмим. Кемнедер газаплап, елатып, малае аркасында кемнеңдер әнисен елатып... Ул вакытта кешедән акча таламыйлар иде. Бөтен әйберне сөйләп бетереп булмый. Ул вакытта талау күп, илнең таркалган вакыты, беркемгә бернәрсә кирәкми иде. Аллаһы Тәгалә кеше үтерүдән саклады, андый нәрсә булмады.

— Әлеге төркемнән ничек чыгып китә алдыгыз?
— Җыр гына ярдәм итте. Олы кызга өч яшь тулгач киттем. Тик әле дә шундый кешеләр арасында минем танышларым бар. Алар хәзер бик әйбәт яшиләр, барысы да эшмәкәрләр.

— Нинди хыял белән янып яшисез?
— Балаларым үсеп җитеп, кияүгә биреп, оныкларымны күрәсем килә. Шушы бәхетләрне күрергә язсын иде.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев