Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Наил Табанаков: "Концерт эшләп аласы килә"

"Интертат" җырчы, автор-башкаручы Наил Табанаковның сәхнәдән югалу сәбәпләрен ачыклады.

- Иҗат итүдән туктамадым, җырлар язам, - диде Наил Табанаков. - Ул Аллаһы Тәгаләдән бирелгән сәләт, аны алып атып булмый. Концертлар куярга әлегә минем көчем җитми. Югалуым да шуңа бәйледер. Кемгә кирәк, мине табып, мәҗлесләрдә чыгыш ясарга чакыралар.

- 15 елдан артык таксист булып эшләгәнсез. Сезне таныган клиентлар алдында уңайсызланмыйсызмы?

- 1999 елда «Копейка» машинасында йөри идем. Олы кызым туган гына вакыт, акча кирәк чаклар. Ул вакытта хезмәт хакы бартерга бирелә иде. Биектау районы Ямаширмә авылында торсак та, Казанга килеп, таксист булып эшли идем. 2005 елда бу эш тукталып торды. Такси ул шундый нәрсә, аңа бер кереп китсәң, һәрчак үзенә тартып тора. Буш вакытың була икән, рульгә утырып, чыгып китәсең килә. Акча да керә, кичке матур Казанны да карап йөрисең. Кемнәр генә утырмый синең яныңа, алар үзләренең тормышларын сөйләп бирәләр, эчләрен бушаталар. Хәзерге вакытта төзелеш эшендә көч куям. Таксист эшен ташладым, тик буш вакытым булса, әле дә машинага утырам да чыгып китәм. Кибеткә керерлек булса да, акча эшләп кайтып була инде.

- Төзелеш өлкәсендә эшләү җырлап йөрүгә караганда керемлерәкме?

- Эш һәрвакыт кирәк. Ашау өчен эшлибез, эшләү өчен ашыйбыз. Аллаһы Тәгаләгә эш биреп торганы өчен мин бик рәхмәтле. Һәрбер эшкә өйрәнәсең һәм ияләнәсең. Ротациягә, рекламага үзеңнән чыгарып салырга акчаң булган очракта гына җырлап акча эшләп була. Бер тиен кертмичә, ун тиен алып булмый. Кемгәдер ялынып йөрүче, иганәчеләр эзләүче артистлар бар бездә, тик мин алар сыман кешедән акча сорап йөри алмыйм. Үземнең эшләгән акчам әлегә гаиләмә китеп бара. 

- Заказ буенча җырлар язасызмы?

- Заказга җыр язып була анысы. Әмма җыр күңелдән чыкмаса, ул хит булмый. Җыр текстын укыгач, күзләрдән яшь килергә, каз тәннәре чыгарга тиеш. Бәясе кешесенә карап инде. Чыкмаган җырчыларга (алар бит инде минем шикелле, акчаны эзләп, эшләп табалар) бәяне төшерәм. Бәясе 5 меңнән башлана. Авторлык хокукларын гомерлеккә җырчыга биргән очракта, 60-70 меңгә төшә, авторлык хокукларыннан башка бирелсә, ул җырчылар гомер буе авторга 1-2 сум түлиләр, шул сумма аз-азлап җыела.

- Банкетларда катнашу өчен күпме акча аласыз?

- Бер чыгышым 5 меңгә төшә, 3-4 җыр башкарам.

- Телевидение, радиода еш күренмисез. Халык онытыр, дип курыкмыйсызмы?

- Сәхнәдән киткәч, башта бик авыр булды. Хәзер ияләндем инде. Кешеләр һаман таныйлар. Таксида йөргән чакларда танысалар, авыррак була иде. Аюны да биергә өйрәтәләр, бернишләп тә булмый, ияләнәсең. Сәхнәгә чыгу теләге бар. Анда чыккач, үзеңне башка төрле хис итәсең. Сәхнәнең үзенең энергиясе бар. Эшлисе килә, яңа җырларым да күп. Тик аранжировка эшләтергә кирәк, барысы да һаман шул акча мәсьәләсенә барып тоташа. Яңа җырларымны эшләп бетереп, иске җырларымны туплап, концерт эшләп аласы килә.

Гөлшат Нуриева ,"Интертат"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев