Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Надежда Токранова балачак шуклыгы белән садикта люстра өзеп төшергән

Шигырләр, җырлар иҗат итүче Надежда Токранова бала вакытындагы күңелсез вакыйганы искә алды

Шушы арада редакциябезгә Балык Бистәсе районының Казаклар Чаллысы авылында туып үскән, шигырьләр һәм җырлар иҗат итүче Надежда Токранова килде. Аралаша торгач, балачак мизгелләрен искә алдык. Надя хәтеренә уелып калган истәлекләре белән уртаклашты.

“ Бала чаклар гел истә, хәзер төштә күргән кебек уйланып кына йөрибез бу хакта. Күзеңне йомасың, ул төшнең озаграк сузылуын телисең, шул чакта булган хатирәләрдән аерыласы, уянасы килми. Күңелле уеннары, уку еллары, шуклыклары, әти-әни кочагында бер борчусыз яшәгән вакытлар булып истә калган ул. Шулай да, сөйлисем килгән истәлекле вакыйга бик үк күңелле димәс идем. Бакчага йөргән чагым. Бик шук идем мин. Миңа алты яшь. Йокы бүлмәсендә ишектән кергәч үк, беренче урын минеке иде. Йокларга яратмадым, балаларга да ял итәргә комачаулый идем. Тәрбияче апалардан гел кисәтү ишетеп торсам да, ул чакта аңлап җиткермәгәнмен шул. Шулай нинди эшләр майтарыйм икән дип, уйланып яттым-яттым да,  күзем түшәмдәге люстрага төште. Матур үзе! Биш лампасы бар. Буем җитәме икән шуңа? Тырышып карарга кирәк, бәлки тотып та карап булыр дип, караватның тимердән ясалган башына ук менеп бастым. Җиттем бит! Әле мин аның лампаларын әйләндереп шыгырдаган тавышлар да чыгара алам икән. Балалар уяндылар, көлешә башладылар. Каты итеп борган идем, люстра өзелеп төшмәсенме! Ярый, башыма төшмәде, ватылмады, куркуымнан елыйм, үзем кабатлыйм: “Мин өзгәнне әйтмәгез, Славик төшерде дигез!”. Славик тыныч бала иде, хәтта тавышка да уянмады. Шул вакыт бакчабызның мөдире килеп керде. Йөрәк урынында түгел, “сикереп чыгарга” җиткән. “Ягез, кем эше бу, әйтегез”, – диде ул усал гына. Иптәшләр: “Надя төшерде!”, дип кычкырдылар. Тәрбиячебез дә керде, әй, әрләделәр инде, хәзер уйласам да, куркып китәм. Чөнки, аларның нинди халәттә булуын әйбәт аңлыйм. Тормыш юлыма, язмышыма шулай язылгандыр – мин укытучы. Һөнәрем мине балачактан аермыйча, балалар белән бергә атларга, аларның борчуларын, куаныч-шатлыкларын да уртаклашып яшәргә мөмкинлек бирде”,-диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев