Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Надежда Михайловна: "Керәшен йорты” дигән почмак ясадык

Самара өлкәсенең Келәүле районындагы бердәнбер керәшен авылы Назаровкада яшәүче карендәшебез Надежда Белякова белән сөйләштек

Ул инде озак еллардан бирле шушы авылда клуб мөдире булып эшли. Шулай ук, бу авылда оешкан "Натукай" керәшен  фольклор ансамблен дә җитәкли. 
"Авылыбызда инде керәшен йолаларын яхшы белүче олылар сирәгәеп бара, шулай да без традицияләребезне югалтмаска, сакларга тырышабыз.  Алар белән сөйләшеп бик күп материаллар тупладык. Ансамблебез репертуарында элек җырланылган җыру-такмаклар, йола күренешләре шактый. 
 Авылыбызда әлегә музей юк. Киләсе елда клубыбызда ремонт ясау каралган, шунда музей да ачарбыз дигән зур өметтә яшибез. Авылыбыз кешеләре ул яктан бик актив, инде музей өчен экспонатларны җыеп та куйдык, аларның һәркайсын кадерләп саклыйбыз. “Керәшен йорты” дигән почмак ясадык.  Мәктәп укучылары, авылдашлар киләләр, кызыксынучылар, сораштыручылар күп", - диде Надежда Михайловна. 
Бу – куанычлы хәл.  Димәк, Самара өлкәсендә дә керәшен халкының йолалары сакланыр, югалмас. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X