Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Надежда Игнатьевага Федор Шаляпин исемендәге дәрәҗәле стипендия бирелде

Федор Шаляпин исемендәге стипендия лауреатлары (алар быел ике кеше) 13 февраль көнне С.Сәйдәшев исемендәге концерт залында уздырылган “Казань – Шаляпинская муза” концертында игълан ителде.

Татарстан Дәүләт камера хоры артисткасы, вокал укытучысы, талантлы карендәшебез Надежда Игнатьевага Федор Шаляпин исемендәге стипендия бирелде.

Әлеге дәрәҗәле стипендия ел саен яшь һәм өметле вокалистларга бирелә. Стипендия лауреатлары алдында опера сәнгатендә зур иҗат мөмкинлекләре ачыла. Ике этаптан торган конкурска нәтиҗә, традиция буенча, Федор Шаляпин туган көнне ясала.

Надежда Игнатьева – үзенең искиткеч тавышы белән, Татарстан һәм Россия генә түгел, ә Европаның дистәләгән илләрендәге тамашачыны таң калдырган опера җырчысы.

2022 елның көзендә Татарстан Дәүләт камера хорында эшли башладым. Эшкә килеп, бер атна узганнан соң, сәнгать җитәкчеләребез Шаляпин стипендиясенә гаризалар кабул ителә башлаганын хәбәр итте. Катнашу өчен барлык язмаларым әзер иде. Анкета тутырып, чыгышларымнан видеоларны туплап, оештыру комитетына юлладым. Җиңәрмен дип уйламаган да идем, катнашып карарга гына теләдем. Аннан, беренче турны узгач, төп этапка да чакыру алдым. Ул 13 февральдә, танылган рус җырчысының тууына 150 ел тулу уңаеннан оештырылган “Шаляпин фестивале”ндә булды. Без, шушы стипендиягә дәгъва кылучы дүрт җырчы, С.Гобәйдуллина исемендәге заманча музыка үзәге оркестры белән үз программаларыбызны башкардык. Һәм шул ул көнне нәтиҗәләр дә билгеле булды. Мин чиксез шатмын! – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Надежда.

Надежда Игнатьевага бу олы бүләкне Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова тапшырды. Керәшен кызы Надежданың өмет йолдызы опера сәнгатендә якты нуры белән балкысын, киләчәктә дә уңышлар гына юлдаш булсын.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев