Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Музейда – көнкүреш кирәк-ярагы һәм винтовка штыгы

Мөслим районының Яңа Усы авылы музеенда Бөек Ватан сугышы трофее – немец штыгына кадәр бар

Усы мәдәният йортындагы бу музей 2020 елны ачылган. Аңа кадәр ул авыл мәктәбендә булган. Мәктәп бинасына капиталь ремонт ясаганда музейдагы экспонатларның кайберләрен район үзәге Мөслимдәге музейга тапшырганнар. Ә калганнары шушы музей бүлмәсенә күчерелгән.

Музейда Усы авылы керәшеннәренең элек көнкүрештә кулланган кирәк-ярагы урын алган: туку станогы, агач кисмәкләр, табагач, май яза торган гөбе, чабаталар, иске сәгать...

“Экспонатлар авыл кешеләреннән җыелды. Кулдан тукылган киндердән тегелгән күлмәк – Елена Прокопьеваныкы, кызы Валерина Петровна бирде. Камзул Кәтри әбинеке булырга тиеш. Сиртмәле бишекне Пискуновлар тапшырды. Любовь Трофимовна әбинең балалары үскән бишек ул. Борынгы күмер үтүге Нәбирә Смеловадан калган, улы Рафаэль китерде”, – дип сөйләп торды мәдәният йорты директоры, музей өчен дә җаваплы Миләүшә Филиппова. 

Пыяла эчендәге махсус урында – фронттан язылган хатлар, сугышчан бүләк булган медальләр, аларның таныклыклары саклана. Анда немец винтовкасының күгәреп беткән штыгы да урын алган. Анысын авылдашлары Андрей Романов Волгоград янында юл төзелешендә эшләгән чагында тапкан һәм алып кайтып, Усы музеена тапшырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев