Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Муса Җәлилнең Мәскәүдәге дуслары - Павловлар гаиләсе

Кр.Баран авылында яшәүче Елена Скворцова истәлекләреннән

Алексеевск районы Кр. Баран авылындагы “Айбагыр” фольклор ансамбле солисткасы Елена Скворцова әнисенең Муса Җәлил белән бергә төшкән фотосурәтнең тарихын сөйләде. 

 – Безнең бабайга “кулак” дигән исем тагалар. Сельсовет председателе безгә туган кеше булганлыктан аларга бу турыда сөйли һәм качарга киңәш итә. Төнлә, үзләре белән 13 яшьлек балаларын алып, бабайлар Түбән Новгородка качып китә. 14 яшьлек әни өйдә кала. Кич белән кулга алучылар килә. “Әти-әниең кайда?”, - дип сорыйлар. Әни “Белмим”, дип җавап бирә. Әнине мылтык төзәп алып китеп, ике төн сельсоветта кундыралар. Бераздан Мәскәүдән түти – Пелагея Павлова кайта да әнине үзе белән алып китә. Мәскәүдә Павловларга кунакка Муса Җәлил килеп йөри торган була. Әниемнең аның белән төшкән фотосы да бар иде. Берничә ел үткәч, авылга әни дә, әби белән бабай да кайта. Өй буш – бер пич, стеналар гына утырып калган була анда. Авылга кайткач, бабайга колхозга керергә кушалар. Ул каршы чыга. “Кермим. Һәрчак бар эшне дә үзем башкардым, үзем булдырдым”,- ди ул һәм “единоличник” була”, - дип сөйләде Елена Скворцова. Әти үлеп киткәч, әни бер эшкә дә карышып тормады. Умарталар тотты, чалгылар чукый, оста тегә иде, - дип искә алды ул.

 

Кр.Баранның фольклор ансмабле солисткаларының истәлекләре белән "Туганайлар"ның 11 июнь 2020 ел №11(423) санында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев