Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мөслимдәге Керәшен Шуранында

Районда ике генә керәшен авылы бар

Мөслимнән чыгып, Ык елгасы аша салынган күперне үтүгә, сулга каерылган юл Керәшен Шураны авылына илтә. Бу районда ике генә  керәшен авылы булып, берсе – Яңа Усы, икенчесе – шушы Керәшен Шураны.

Керәшен Шураны авыл җирлеге башлыгы Радик Сафиуллин әйтүенчә, Керәшен Шуранында барлыгы 33 хуҗалык бар. Шуларның 23ендә керәшеннәр яши. Авылдагы халыкның 31е – керәшен, калганы башка милләт кешеләре.

“Туганайлар”ның журналистлары авыл мәдәният йортында керәшенчә җырлый-җырлый биюче “Шаяннар” ансамбле кызларын күрделәр. Туган авылында илленче елын фельдшер булып эшләүче Лидия Егорованың Керәшен Шураны көен бик матур итеп башкаруын ишеттеләр.

Аш-су остасы Зәйтүнә белән, “Авангард” колхозында шофер булган Михаил Яковлевларның өйләрендә дә кунак булдылар.

Кул эше остасы Таисия белән аның ире, гомер буе колхозда механизатор булып эшләгән Рем Шарафетдиновларга кереп, Таисия түтинең чигүле мендәр тышларын, бистәрләрен, ыргак ярдәмендә үреп ясаган урындык япмаларын күреп чыктылар.

 

Мөслим ягы керәшеннәре турында “Туганайлар” газетасының киләсе саннарында язмалар биреләчәк. Игътибар белән карап барыгыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев