Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мәскәүдә "Рус цивилизациясе" фотоконкурсына нәтиҗә ясадылар, анда Зәй керәшеннәре дә катнашты

Быел конкурста 74 илдән 5780 кеше катнашып, 19653 фотография җибәргән

«Рус цивилизациясе» IV Халыкара фотоконкурсы Россия Хөкүмәте карары белән расланган «Дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасы кысаларында үткәрелә. Фотоконкурсны үткәрүнең максаты - Россия халыкларының милләтара мөнәсәбәтләрен һәм этномәдәни үсешен гармонияләштерү.

Зәй районы Югары Баграж авылы мәдәният йорты директоры Гөлшат Хрипунова мәдәният йорты сайтында бик еш туган як матурлыгын, сихрилеген сурәтләгән фотографияләр урнаштыра. Аңа бу эштә авыл халкы бик теләп ярдәмгә килә, берсеннән-берсе эчтәлекле фотоларны җибәреп кенә торалар. Һәм әлеге сихри мизгелләрне башкаларга да күрсәтеп рухландыралар. “Фотосурәтләр бик күп нәрсә турында сөйли бит. Ә яраткан шөгылең ярдәмендә башкаларны сөендерү, истәлекләр калдыра алу – үзе бәхет”, – ди Гөлшат.

Ул әлеге эшләрне “Рус цивилизациясе» фотобәйгесенә җибәргән. Нәтиҗәдә Михаил Тукранов һәм Наталья Нурумбетова фотосурәтләре “Гаҗәеп табигать» номинациясендә Диплом белән бүләкләнгән.

Клара Ермолаева, "Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев