Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мөслимнән Лидия Егоровага Россия Сәламәтлек саклау министрының гармотасы бирелде

Мөслим районының Керәшен Шураны авылы фельдшеры Лидия Егорованың сәламәтлек саклау тармагында эшләвенә ярты гасырдан артып киткән.

12 май көнне Казанда Халыкара шәфкать туташлары көне уңаеннан, тантана узган. Чара ТР Сәламәтлек саклау минитры Марсель Миңнуллинның котлавыннан башланган. Шулай ук, ул яхшы эш күрсәткән хезмәткәрләргә тармак бүләкләрен тапшырды. Мөслим районының Керәшен Шураны авылы фельдшеры Лидия Егорова Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашконың Почет грамотасы белән бүләкләнде.

Карендәшебезнең сәламәтлек саклау тармагында эшләвенә 50 елдан артып киткән. 

–  Әйтерсең, кичә генә училише бетереп эшли башладым. Ә уйлап карасаң, 1 апрельдә 50 ел тулган икән. Нишләптер, ул елларның үткәне сизелмәде дә. Эшләдем дә эшләдем инде. Хәзер инде фельдшер-акушерлык пунктындагы урыныма кеше юк, авылга яшьләр кайтмый.  Безнең чорда уку йортын бетергәч, мәҗбүри эшләтәләр иде. Минзәлә училищесын тәмамлагач, телибезме-юкмы – анысын сорап тормадылар, эшкә юллама буенча җибәрделәр... Безгә 5  ел саен сертификат бирәләр. Соңгысының срогы беткәнче ике ел ярым бар әле. Шул елларны эшләп бетерергә җыенам, – дип үзенең  уйлары белән уртаклашты Лидия Васильевна.

Газетабызның 25 май санында Лидия Егорованың тормыш сынаулары, могҗизалары турында зур язма басылачак. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев