Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Мөмкинлекләрнең чиге юк: инвалидлар декадасы башланды

1993 елдан 3 декабрь Халыкара инвалидлар көне итеп билгеләнде.

Әлеге дата белән бәйле рәвештә декабрь башын инвалидлар декадасы итеп үткәрү традициягә керде. Әлеге ункөнлек җәмгыятебезгә янәдән аларга даими игътибар бирү, социаль яклау кирәклеге турында искәртә.

Бу көннәрдә аларга игътибар чыннан да арта. Төрле күңел ачу чаралары, акцияләр уздырыла, җәмәгать туклану урыннарында, матурлык салоннарында ташламалар, бушлай хезмәтләр тәкъдим ителә. Өйләреннән чыга алмаучылар янына социаль хезмәткәрләр барып, аларның өйләрен җыештыра.

Быел да Татарстанның һәр районында әлеге декада кысаларында уза торган күп кенә чаралар планлаштырылган. Әле башкалабыз Казанда да, Казан мэры Илсур Метшин сүзләре буенча, йөздән артык чара узачак. 

Менделеевск районының Монайка авылында да 1 декабрьдә декаданың беренче чарасы узган. Авылның культура хезмәткәрләре мәдәният йортына физик мөмкинлекләре чикләнгән авылдашларын чакырганнар. Чәй табыны артында алар авыл турында видеолар карап, җырлар җырлап һәм тормышның башка вак-төякләре турында сөйләшеп утырганнар. 

Инвалидлар турында без еш кына мөмкинлекләре чикле кешеләр дип әйтәбез. Ләкин алар арасында физик мөмкинлекләре чикле булса да, рух һәм йөрәк ныклыгы, ихтыяр көче булган кешеләр дә күп. Андыйлар турында без әледән-әле үзебез дә газета битләрендә язып торабыз.

Фото: Мунайкинский СДК

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев