Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Молочная девочка” торты

Түбән Кама шәһәрендә яшәүче Алёна Галимуллина – Михайловадан тәмле һәм тиз пешерелә торган торт рецепты.

Камыры өчен:

Кайнаган сөт (сгущенка) – 1 банка;

Йомырка – 2 шт;

Он – 160 гр;

Разрыхлитель – 10 гр;

Крем өчен:

Сливки 33%лы – 500 мл;

Шикәр оны - 25 гр;

Эш тәртибе. Салкын 33% лы сливкины һәм шикәр онын миксер белән зур тизлектә куертабыз. Кайнаган сөтне йомыркалар белән бутап, он һәм разрыхлитель кушып, бөтенесен бергә яхшылап болгатып, камыр ясыйбыз. Пергамент кәгазенә диаметры 19 см булган түгәрәк сызабыз. Түгәрәк эченә 3 аш кашыгы камыр салабыз, түгәрәк буенча тигезлибез һәм алдан җылытылган 180С°лы мичкә 8-10 минутка пешерергә куябыз. Һәрбер кешенең миче төрлечә пешерә, карап торырга кирәк. Мондый күләм камырдан 6-7 катлам чыга. Пешкән катламнарны пергамент кәгазьләрдән алабыз һәм кырларын, тигез булсын өчен, аерым-аерым кисәбез. Һәр катламга крем сылап, берсен берсе өстенә өеп бетергәч, кырларын һәм өстен дә крем белән каплыйбыз. Кискән кырларын блендерда ваклап, тортның өстенә һәм кырларына сибәбез, шулай ук җиләкләр белән дә бизәргә була. Тортның кремы сеңсен өчен, төнгә суыткычка куябыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев