Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мәләкәстә Покрау бәйрәмен искә алдылар - видео

Мәләкәс мәдәният йортында Покрау бәйрәме үзенчәлекле үтте.

Китапханәче Лидия Ильинична белән берлектә, матур итеп бизәп, мич ясап куйдык.  "Питрау" коллективының иң өлкәннәре тәмле  күчтәнәчләр белән кунакка килде. Алар балаларга Покрау белән бәйле булган гореф-гадәтләр, төрле сынамышлар турында   сөйләделәр. Вуклова Венера түтей: "Без яшь чагында ачлык заманы иде. Кечкенә чакта ипине күрергә тилмереп үстек, алабутаны төеп пешерә идек. Ә Покрау - инде ул көтеп алган бәйрәмнәрнең берсе, чөнки бу көнне авылның һәр өендә  кишер, чөгендер, кәбестә пируглары пешерелә торган иде. Ул мичтә пешкән пиругларның тәмлелеге бернәрсә белән дә чагыштырырлык түгел. Балалар, ипинең кадерен белегез, иң кадерле ризык ул. Покрау кичләрендә кызлар белән җыелышып, җырлый-җырлый, бер лампа уты астында  чигү чигә идек. Хәзер бик рәхәт, мул тормышта яшибез, заманалар әйбәт, кадерен белегез, яхшы укыгыз, чын кеше булып үсегез, балалар", - дип сөйләде. Ә Терентьева Шура түтей балаларны  мич янында  торган эш кораллары белән таныштырды. Кисәү агачы, җәмкей, табагач, күмер, чуен, самавыр, морҗа һәм башкалар турында сөйләп күрсәтте.

"8 октябрь -  кәбестә көне дип атала иде. Безнең әней кәбестә тозлый торган иде. Шушы көнне тозлаган кәбестә иң тәмле, иң файдалы һәм озак саклана торган булган. 14 октябрь Покрау көнендә беренче тапкыр тозлы кәбестә ашый идек", - дип искә алды. Мифодеева Таня, Ванифатова Шура, Вуклова Венера түтейләр балаларга ышкып бию буенча мастер-класс күрсәттеләр.

Бәйрәм киче телеңне йотарлык тәмле покрау пируклары һәм хуш исле чәйләр эчеп, халкыбызның моңлы җырлары белән үрелеп барды. Ә балалар әбиләргә  үзләренең Покрау такмакларын бүләк итте. Кичәбез бик күңелле булды.

Өлкән буыннан калган йола һәм гореф-гадәтләребезне, бәйрәмнәребезне искә алу, саклап калу, балаларыбызга тапшыру безнең иң зур бурычыбыз булып тора.
Бәйрәм белән, карендәшләр!

Марина Казанцева, Тукай районы Мәләкәс мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев