Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мәләкәстә өлкәннәрне котладылар

Өлкәннәребез хөрмәтенә Тукай районының Мәләкәс авылы мәдәният йортында мул бәйрәм табыны һәм концерт оештырылды

Салкын көзнең искиткеч матур даталарының берсе - Өлкәннәр көне. Бу көнне без өлкән буынны - барлык якын кешеләребезне котлыйбыз.

Өлкәннәребез хөрмәтенә Тукай районының Мәләкәс авылы мәдәният йортында мул бәйрәм табыны һәм концерт оештырылды. Мәктәп укучылары әби-бабалары каршында бик матур чыгыш ясадылар, - дип Лидия Фартдинова хәбәр итә. Ел дәвамында үзләренең юбилейларын билгеләп үтүчеләрнең һәрберсенә котлау сүзләре җиткерелде.

Дустанә атмосферада, тәмле чәй табыны артында бу көнне катнашучылар үзләре дә җырладылар, шатлыклары һәм борчулары белән уртаклаштылар, хәл-әхвәл сорашып рәхәтләнеп аралаштылар.

Чараны оештыручылар катнашучыларга игътибар һәм яхшы кәеф бүләк иттеләр, озак елларга ныклы сәламәтлек, якын кешеләренең хөрмәтен тоеп яшәүләре, бәхет һәм иминлек теләделәр.

Барлык кунаклар да күңелле ял итеп күтәренке кәеф белән таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев