Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мәлкидә еллык эшкә йомгак ясадылар

Узган елга йомгак ясау һәм агымдагы елга планнар кабул итү максаты белән Мәлки күпфункцияле үзәгендә дә халык җыены узды, дип хәбәр итә "Кайбыч таңнары" газетасының электрон сайты

Авыл җирлеге башлыгы Федор Поляковның, узган елгы эшчәнлекләренә хисап тотудан тыш, халыкка әйтер сүзләре дә күп иде. Ул иң элек төзекләндерү, юллар төзелеше, электр белән тәэмин ителеш һәм халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту буенча алып барылган башка эшләр турында сөйләде. Үзара салым программасы ярдәмендә ниләр эшләнүе турында да хисап тотты. Мәсәлән, Мәлкидә һәм Кыр Буасында балалар мәйданчыгы сафка баскан, Байморзада ул ясала башлаган. Урам яктырткычларын алыштырганнар, юллар салганнар, колонкалар ремонтланган, Иске Буадагы коены төзекләндергәннәр, платина ясаганнар. Әлеге авылда һәм Мәлкидә чүплекләр бетерелгән. 
- Чүплекләр ябылса да, Мәлкидә шул урынга каты көнкүреш калдыкларын түгүчеләр бар әле. Андыйларны штраф түләтелә дигән язу да туктатмый. Барыбызның да саф һавалы, чиста, матур авылда яшисе килә бит, - диде Федор Поляков. - Шул ук вакытта авылның чистаруына сөенеп, каты көнкүреш калдыкларын түгү мәшәкатеннән котылып, капчыклап чүп җыюны оештырганнары өчен рәхмәт әйтүчеләр дә бихисап. 
Федор Петровичны зиратларны чистарту мәсьәләсе дә бик борчый: 
- Мәлкидә өмәгә нибары 15 кеше килде. Күп кенә хуҗалыклар кат-кат кисәтмичә хәтта үзләренең йорт тирәсен дә чүп үләннәреннән чистармый. Чишмә буйлары, тыкрыклар, кеше үтмәслек булып китсә дә, берәүнең дә эче пошмый, -диде ул. 
Авыл җирлеге башлыгы җәйге чорда суга кытлык булуын, кайберәүләрнең суны бакчага агызулары, шәхсән үзе рейдлар үткәрсә, андыйларның, кисәтүләргә дә карамыйча, шулай эшләүләрен дәвам итүләре турында да әйтте. 

Мәлки мәктәбе директоры Тамара Иванова, Мәлки фельдшер-акушерлык пункты мөдире Аида Андреева, күпфункцияле үзәк методисты Александр Бичарин, Байморза авылы китапханәчесе Валентина Иванова, ветераннар Советы рәисе Владимир Лебедев, полициянең участок уполномоченные вазифасын башкаручы Раил Ногманов 2018 елда үзләре башкарган эшләр буенча хисап тотты. Күп җирлекләргә хас булганча, монда да демографик хәл куанырлык түгел. Былтыр өч кенә бала туган, шул ук вакытта 11 кеше бакыйлыкка күчкән. Хәзерге вакытта йөклелек буенча исәптә торучы бер генә хатын-кыз да теркәлмәгән. Гадәттә, башка авыл җирлекләре җыеннарына баргач, фельдшерлар флюорография, диспансеризация, маммография кебек медицина тикшеренүләрен үтәргә барысы да атлыгып тормавын әйтә. Узган ел Мәлкидә аларның барысын да 100 процент үткәннәр. Бу җирлектә ике җинаять теркәлгән, алдагы еллардагы бер җинаять ачылган. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин легаль булмаган алкоголь продукциясе сатучыларны ачыклау өстендә күбрәк эшләргә кирәклеген әйтте. Полиция бүлеге начальнигы Рушан Хуҗин әйтүенчә, шушы көннәрдә әлеге участокка участок уполномоченные билгеләнәчәк, шуннан соң бу юнәлештәге эшчәнлекләре нәтиҗәлерәк булыр дип ышаналар. 
Мәлки төбәге элек-электән тырыш халкы белән дан тота. Бу җирлектә өч яки аннан да күбрәк сыер асраучы 20 хуҗалык бар. Георгий Гурьянов хуҗалыгы – 10, Александр Акрымов – 8, Михаил Маланьевлар җиде баш сыер асрый. 
Очрашу ахырында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Федор Поляковка һәм җирлек халкына агымдагы елда да уңышлар теләде. Федор Петрович авыл җирлеге үсешенә керткән өлешләре өчен Димитрий Ивановка, Владимир Моряковка, Виктор Яковлевка, Александр Галкинга, Михаил Зайцевка һәм Алексей Таракановка Рәхмәт хаты тапшырды.

Фото: "Кайбыч таңнары" сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев