Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мәлки авыл кулланучылар җәмгыяте һәм Кайбыч икмәк пешерү комбинаты эшенә уңай бәя бирелде

Отчет доклады белән чыгыш ясаган Мәлки авыл кулланучылар җәмгыяте рәисе Салават Халиков эшчәнлекләренең барлык өлкәләренә тулы анализ ясады

Мәлки авылы мәдәният йортында узган бу чарада Кайбыч район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, “Татпотребсоюз” җәмгыяте директоры Рашат Шәймәрдәнов, Мәлки төбәгенең авыл җирлекләре башлыклары, кулланучылар җәмгыяте хезмәткәрләре катнашты.

Отчет доклады белән чыгыш ясаган Мәлки авыл кулланучылар җәмгыяте рәисе Салават Халиков эшчәнлекләренең барлык өлкәләренә тулы анализ ясады. 2022 елга билгеләнгән планнары белән уртаклашты.

Икмәк пешерү комбинаты директоры Илшат Гатиятуллин да 2021 елда башкарган эшләре, киләчәккә планнары турында сөйләп үтте.
Җыелышта чыгыш ясаган Рашат Шәймәрдәнов, Альберт Рәхмәтуллин аларның эшчәнлекләренә уңай бәя бирде, хезмәтләре өчен олы рәхмәтләрен җиткерделәр.

Соңыннан Альберт Рәхмәтуллин һәм Рашат Шәймәрдәнов Салават Халиковка, Илшат Гатиятуллинга Казандагы ярминкәләрдә даими катнашулары өчен ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатын, алдынгы хезмәткәрләргә “Татпотребсоюз”ның Мактау кәгазьләрен, район башлыгының Рәхмәт хатларын, районның 30 еллыгы медальләрен тапшырдылар.

Кайбыч таңнары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев