Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мәктәпнең йөзек кашы, туганнар горурлыгы

Елена Бачкованың 30 ел гомере Владимир авылы, аның мәктәбе белән тыгыз бәйләнгән

Апам Елена мәктәпнең алдынгы укучысы, җәмәгать эшләре активисты, спорт сөюче буларак Албай мәктәбе тарихына кереп калса; күрше-күлән аның һәрвакыт ярдәмгә килүен, күмәк эшне матур итеп оештыруын искә ала. Ул урамнар чисталыгын, чишмәләр төзеклеген кайгыртып, тимурчылар эшен башлап йөрүчеләрнең берсе булды. Әби-бабайларга ярдәм итүләр бәйрәмгә әйләнә иде аның белән. Юкка гына укучылар советы җитәкчесе итеп сайламаганнар иде шул апамны.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Албай мәктәбендә пионервожатый булып эшләгәндә, укытучылар аңа үз һөнәрләрен сайларга киңәш итәләр. Укытучылары Михаил Сергеевның, Ольга Никифорованын киңәшен тотып, Казан дәүләт педагогика институтының табигать-география факультетына укырга керә. Студент апам белән күбрәк хатлар аша аралаштык. Юлсызлык, ара ераклыгы беренче сәбәп булса, стипендия өчен тырышып укуы, буш вакытларда эшләве икенче сәбәп булгандыр, мөгаен.

Апамның 30 ел гомере Владимир авылы, аның мәктәбе белән тыгыз бәйләнгән. Җизниебез Николай Бачков белән алар – матур гаилә корып, гомерләрен балалар тәрбияләүгә багышлаган шәхесләр. Химия-биология укытучысы буларак, аның олимпиадаларда җиңү яулаган укучылары да шактый. Алар – укытучылары Елена Алексеевна эшен дәвам итүчеләр... Апам 20 елдан ар- тык җитәкләгән Владимир мәктәбенең укучылары бүген илебезгә хезмәт итәләр. Спортта зур уңышлар яулаган укучылары алар оештырган чараларны сагынып искә алалар. Авылдашлары, әфганчы Иван Данилов истәлегенә күп еллар район, республика күләмендә чаңгы ярышы, митинглар оештырдылар. Владимир мәктәбен чаңгычылар мәктәбе дип әйтү hич арттыру булмас, чөнки 2001 елдан бирле укучылар, укытучылар командасы – район күләмендә призлы урыннарда. Бачковлар үзләре дә гаиләләре белән чаңгычылар, җизни үрнәгендә, hәрберсе чаңгы спортына мөкиббән. Әти-әниләре дә, балалары да күп еллар район чемпионнары, республика призерлары.

Елена Алексеевна җитәкчелегендәге “Талир тәңкә” балалар ансамбле (аккомпаниаторы – Николай Петрович) 2007 елда “Җиде йолдыз” халыкара телевизион фестиваль-конкурста, зурлар белән беррәттән, керәшен попурри-музыкаль спектаклендә катнашып, дипломант булдылар. 2003, 2010 елларда “Җырлыйк әле” тапшыруында җиңүгә ирештеләр.

Бачковларның үз гаилә ансамбле сәхнәләрдә еш чыгыш ясый. Җөридәге Питрау бәйрәмендә дәрәҗәле кунакларны Керәшен йортында шушы гаилә каршы ала.

Клара НИКОЛАЕВА, Казан шәhәрендәге 144нче мәктәпнең туган тел hәм әдәбияты укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев