Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Үмәк авылы тарихыннан

Алабуга районындагы авыл

Алабуга шәһәреннән 42 километр төньяк-көнбатыштарак, Үмәк елгасы буенда урнашкан. 1672 елдан мәгълүм (бер версия буенча, Казан ханлыгы чорыннан билгеле). Революциягә кадәрге чыганакларда Петропавловский исеме белән дә искә алына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

1859 елгы мәгълүматлар буенча, авылда тегермән, почта станциясе була. 1868 елда керәшеннәрнең яңа приходын оештыру буенча Петропавел чиркәве төзелә (архитектор К.Тонның үрнәк проекты буенча төзелә, 1935 елда ябыла, совет чорында бинасы ашлык саклау урыны буларак файдаланыла; 2012 елдан чиркәүдә келәүләре уза).

XX йөз башында тегермән, почта станциясе, земство мәктәбе, земство халык китапханәсе (1911 елда ачыла), медицина фельдшерлык пункты эшли.

1920 елга кадәр Вятка губернасының Алабуга өязе Чиркәс волостенда. 1920 елдан ТАССРның – Мамадыш, 1921 елдан – Алабуга, 1928 елдан Чаллы кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Алабуга, 1944 елның 19 февраленнән – Костенеево, 1944 елның 8 июненнән – Морт, 1954 елның 19 ноябреннән Алабуга районында. Хәзер Олы Шүрнәк авыл җирлеге составында.

1927 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1931 елда – җидееллык, 1958 елда – сигезьеллык, 1985 елда – урта, соңрак башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә (2003 елга кадәр эшли).

Чиркәү, фельдшер-акушерлык пункты бар.

Авыл тирәсендә археология истәлекләре табыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев