Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Милли дуслыкны ныгыту юлында

Түбән Каманың Халыклар дуслыгы йортындагы «түгәрәк өстәл»дә.

Түбән Кама шәһәренең Халыклар дуслыгы йортындагы эшлекле сөйләшүдә Татарстан Халыклар ассамблеясе советы председателе урынбасары Константин Яковлев, муниципаль район администрациясе вәкилләре катнашты. 15 җирле милли-мәдәни җәмгыять җитәкчеләре, шул исәптән керәшен мәдәни-этнографик җәмгыяте җитәкчесе Тамара Баһаветдинова һәм аның урынбасары Эльмира Гыйльметдинова да бар иде.

Билгеле булганча, җирле милли җәмгыятьләр Түбән Кама шәһәрендә, районында төрле милләтләргә һәм мәдәнияткә кагылышлы мәсьәләрне хәл итүдә зур роль уйныйлар. Соңгы вакытларда шәһәргә чит төбәкләрдән күченеп яки вакытлыча эшкә килүчеләр артканлыктан, аларның яңа мохиткә җайлашулары, мондагы тормыш тәртибенә өйрәнүләре өчен вакыт кирәк. Беренче чиратта, үзара татулык, хөрмәт саклау зарур. Бу уңайдан, төрле милләт халыкларының уртак йорты булган Түбән Камадагы хакимият органнары вәкилләре белән беррәттән, шәһәрдәге милли-мәдәни җәмгыятьтәгеләрнең дә бирегә килүче мигрантлар белән тиешле эш алып барулары мөһим. 

«Түгәрәк өстәл»дә, шулай ук, Түбән Кама делегациясенең республикакүләм «Йортыбыз — Татарстан» этномәдәни фестивалендә катнашу турында да сөйләштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев