Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Микулай» спектакле Илтән-Бута, Кәләй авыллары фольклоры буенча куелган

Әлмәт дәүләт драма театрында “Микулай” дип исемләнгән моноспектакль сәхнәләштерелде

Спектакльдә Микулайның бер җәйге иртәдән икенче иртәгә кадәр гомере сурәтләнә. Аның монологында керәшен халкының язмышыннан башлап, авыл язмышы да, гаилә тарихы да, тормыш фәлсәфәсе дә бар. Ул Сарсазкүл авылда берүзе авылдашларын көтә.

Әсәрне Мансур Гыйләҗев язган. Спектакльне Хакасия режиссеры Марас Чеббур сәхнәләштерде. Рәссамы — Алтайдан килгән Алан Саймин. Алар керәшен фольклорын белән Әлмә районындагы Илтән-Бута, Кәләй авылларында өйрәнгән.

“Режиссер белән очрашуда 87 яшьлек Аудый түти дә катнашты, керәшеннәр турында бар белгәнен сөйләде. Очрашуда “Илтәнәй” ансамбле, элеккеге киемнәрне киеп, керәшен җырларын, биюләрен, уеннарын күрсәтте. Спектакльдә дә әлеге элементларны күрдек. Премьера көнне фойеда чыгыш ясадык. Халык керәшен җырына тансыклаган: бар да биеде, безнең белән җырлады ул көнне, театрда чын “капка төбе” ясадык”, - дип сөйләде безгә Илтән-Бута авылыннан Елизавета Агапова.

 

Фотолар Әлмәт театры сайтыннан

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев