Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Микулай» фильмын төшерүчеләр: Керәшен авылларындагы ихласлыкка шаккатып кайттык

Фильмның авторлары керәшеннәргә генә хас җылылыкны күрсәтә алдык, дигән фикердә

«Микулай» психологик этно-триллерын төшерер алдыннан кино төшерүчеләр 15 керәшен авылында булган.

Бу хакта «Татар-информ»да журналистлар белән очрашуда «Микулай» фильмының сценаристы һәм креатив продюсеры Гөлнара Иванова сөйләде.

«Микулай»ны төшерер алдыннан, керәшеннәрне өйрәнү өчен 15 керәшен авылында булдык. Без шаккатып кайттык. Керәшеннәрнең тәртипле булуы, алар өчен гаиләнең ничек мөһим булуы, аларның бала күңелле, ачык булулары шаккаттырды. Безне үз туганнары кебек кабул иттеләр. Аларның ихласлыгына, җылы күңелле булуына шаккаттык. Моны «Микулай» фильмында күрсәтә алдык дип саныйм. Мин моңа шикләнмим», — диде Гөлнара Иванова.

«Керәшен авыллары халкы татар авылларыннан нәкъ шуның белән аерылып тора. Без булган керәшеннәрдә элеккеге җылылык сакланган», — дип өстәде фильмның режиссёры Илшат Рәхимбай. 

Искәртеп үтәбез, 2021 елның сентябрь аенда Питрәч районының Талкыш авылында федераль күләмдә билгеле дүрт актёр катнашында «Микулай» дип исемләнгән психологик этно-триллер төшерделәр. Фильмның сценарие Мансур Гыйләҗевның «Микулай» пьесасы нигезендә язылган.

ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев