Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Микулай" фильмын төшерүчеләр: "Федераль артист хакына татар телен корбан иттек"

Гөлнара Иванова "Микулай"ны ни өчен рус телендә төшерүләрен аңлатты

«Микулай» психологик этно-триллерын башта татар телендә төшерергә уйлаган булганнар. Соңрак, авторлар төркеме кинокартинага Виктор Сухоруков, Иван Добронравов, Варвара Шмыкова, Екатерина Агеева кебек федераль дәрәҗәдәге актёрларны чыкырып, "Микулай" фильмын рус телендә төшергән. Бу хакта  "Татар-информ" хәбәр итә.

 "Әлбәттә, без җирле актёрны сайлый ала идек. Без фильмыбызны күбрәк кеше күрүен телибез. Керәшен дөньясын күбрәк кешегә күрсәтәсебез килә. Шуңа күрә нәрсә белән булса да корбан итәргә туры килде. Әйе, кызганыч, без телне корбан иттек. Без ул фильмны тулысы белән татар телендә эшләп чыгарга теләгән идек. Әмма харизма, танылу дәрәҗәсе, федераль актёрлар бирә торган мөмкинлекләр бар. Алар мөһимрәк булды", — дип сөйләде "Микулай" фильмының сценаристы һәм креатив продюсеры Гөлнара Иванова.

Искәртеп үтәбез, 2021 елның сентябрь аенда Питрәч районының Талкыш авылында дүрт федераль актёр катнашында "Микулай" дип исемләнгән психологик этно-триллер төшерделәр. Фильмның сценарие Мансур Гыйләҗевның «Микулай» пьесасы нигезендә язылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев