Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Микулада туган Микулай

1933 елның 19 декабрендә, кышкы Микулада, Яртай Пауалының малае дөньяга килә

1933 елның 19 декабрендә, кышкы Микулада, Яртай Пауалының малае дөньяга килә.  Исем эзләп торуның кирәге булмый - Николай дип кушалар аңа. Бик тырыш, хезмәт сөючән, күркәм холыклы булып үсә Микулай. 1948 елда  җиденче классны тәмамлагач, ул дүрт ел буе үгез җигеп урман ташый. Ә утын ул чакта иң кадерле нәрсә: колхоз идарәсенә дә, мәктәпкә дә, клубка да, фермаларга да кирәк.

1952 елның алтынчы сентябре. Павел Брагинның өй янына бөтен авыл җыела. Улы Николайны зурлап армиягә озатырга килгән алар.

Николайның әбисе Анастасия Степановна – халык авыз иҗатын, керәшеннәрнең борынгы йолаларын  бар  нечкәлекләренә  кадәр  белүче. Солдат  озатканда  җырлана  торган  җырларны алдан ук оныгына өйрәтеп куя. Солдат озатырга бөтен туган-тумача, дус-иш килә. Чөнки Микулай бик абруйлы егет була. Дуслары, туганнары табынга утыргач ул болай дип җырлый:

Әнкәм, күлмәгең каралган,

Сабын алып җу санә.

Төрле хәлләрем булгадыр,

Әнкәм, бәхиллә санә...

Никрут  Николайны  авыл  советы  секретаре Екатерина Наумова атына утыртып военкоматка илтә. Егет зенит артиллериясе гаскәрләрендә өч ел хезмәт итеп, туган якларына исән-сау әйләнеп кайта. 1955 елда шоферлыкка укый. Гомер буе авылда намуслы хезмәт куя.

“Кәләем” керәшен фольклор ансамбле оешкан көннән коллектив составында була ул. Бик матур җырлый. Аның белән бергә сеңлесе Анна Варламова да ансамбльдә озак еллар җырлап йөри. Алар бик матур, моңлы итеп җырлыйлар. Бу Ходайдан бирелгән сәләт.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Керәшен милли мәдәни үзәге, “Ватаным Татарстан”, “Керәшен сүзе” газетасы оештырган “Карендәшем - асыл бизәгем” керәшен иҗат фестиваленең дипломаты да безнең Микулай дәдәй. Халкыбызның гореф-гадәтләрен  саклауда зур уңышларга ирешкән кеше, сәхнә ветераны. “Туганайлар” гәҗитен яратып укый. Авылдашларны да язылырга өндәп йөри. Шундый тынгысыз җан ул,  Микулай дәдәй.   

Тормыш иптәше Агрофена - Гөрпи түти белән ике ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Гөрпи түти Н.Токарликов исемендәге  премия  лауреаты иде.  Мәртәбәле  бүләк  аңа  45 ел  алдынгы  сыер  савучы  булып  хезмәт куюы өчен тапшырыла. Гөрпи түти күптән гүр иясе. Микулай дәдәй улы Павел, килене Нурания тәрбиясендә. Оныгын мәктәпкә озатып, каршы алып, бик актив гомер итә, өендә бикләнеп утырмый. Бүгенге көндә аның девизы: “Хәрәкәттә бәрәкәт”. Җәяү йөрергә ярата. Йомышы төшсә, кешегә ялынып тормый, автобуска утырып тиз генә Әлмәткә дә барып килә.

Безнең Кәләйдә эзләгән кешеңне фамилиясе белән сорасаң, белмәүләре дә ихтимал, ә менә кушамат белән теләсә кемне табып була. Яртайлар — авылда янгын чыгып, өйләре утта харап булганнан соң дүрт бертуган ир-егет 15 көн, ягъни ярты ай эчендә яңа йорт җиткереп керүчеләр. Бу кушамат  нәселнең  уңган-булганлыгын  чагылдыра. Шулай булса да, Микулай дәдәй, бабай ягыннан безнең кушамат “Кырма” булырга тиеш, ди. “Яртай” кушаматы әбигә ияреп килгән. Әби бит ул, югыйсә, килен булып кына төшкән, ди. Үзе көлә, шаян кеше ул безнең Микулай дәдәбез. Көр күңелле. Шундый булсын. Аңа сәламәтлек, җан тынычлыгы, озын гомер телибез.  Без - авылдашлар, аны бик хөрмәт итәбез.

Авылдашлар исеменнән, Зинаида ЗАХАРОВА.

Әлмәт, Кәләй

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев