Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Михаил Тукранов: Юрий Шатунов Чаллыда концерт куеп, кызларның хушын алган иде, үксеп-елап беттеләр

1989 елны Юрий Шатунов Чаллыда концерт биргән, шунда аңа КамАЗ машинасы бүләк иткәннәр

23 июнь көнне "Ласковый май" төркеме солисты, танылган артист Юрий Шатунов мәңгелеккә күчте. Инфаркт булып, йөрәге туктаган дип яздылар. Халык популяр җырчыны искә алып, хатирәләре белән уртаклаша. Карендәшебез Михаил Тукранов Юрий Шатуновның 1989 елда Чаллыда куйган концертында булган.

- 1989 елны, популярлыгы бик нык үскән чагында Чаллының "КамАЗ"  мәдәният йорты залында концерты булган иде аның. Тамашачылар җырларын аяк өсте тыңладылар. Яшь кызлар, Юраны бүлә алмыйча, залда елашып беттеләр, концерттан соң үзара сугышып та алдылар. Концерт вакытында бер яшь кыз үксеп-үксеп елады. "Юра, я люблю тебя, не могу жить без тебя. Забери меня с собой", диеп. Тамашачылар: "Не плачь, после концерта обязательно заберет тебя", - диеп тынычландырдылар үзен. Шул кыз бала елады, елады да, идәнгә сузылып ятты. Тагын бер өлкән апа үксеп елады, "Юра, вот тебе 100 рублей, дай мне автограф, - диеп. Халык 1 сәгатьләп таралмады концерт беткәч, Юраның чыкканын көтеп тордылар. Фонограммага җырласа да бик яраттылар үзен. Ул вакытта Мәскәү артистлары бик сирәк килә иде бу якларга. Юрага КамАЗ машинасы бүләк иттеләр. Ул шул машинасы белән клип ясады. Мин беренче мәртәбә шунда күрдем публиканың ничек "акылдан шашканын". Шуннан соң Чаллыга тагы берничә мәртәбә килде ул. Авыр туфрагың җиңел булсын, Юра", - дип язган ВКонтактедагы группабызга Михаил Тукранов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X