Михаил Козлов: "Янәшәдәге иптәшнең, ялгыш минага басып, һавага очканы әле дә күз алдымда тора"
Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Козловныж сугыш хатирәләре
22 апрель көнне республика керәшен иҗтимагый оешмасының "Бәрәкәт" яшьләр бүлеге җитәкчесе Алексей Дмитриев, аның урынбасары Аида Сахарова, активистлар - Лиана Самойлова, Мария Ермолаева белән бергәләп, Питрәчтә Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Козлов белән очраштык.
Үзенең туган авылы Нырсуарда гомер иткән Михаил Козловка, сугыш ветераны буларак, махсус программа буенча, Питрәчтә квартира биргәннәр. Бүгенге көндә ул шушы квартирада яши.
Карендәшебез торган өйнең подъезд ишеге янында “Бу йортта Бөек Ватан сугышы ветераны яши” дигән язулы такта эленеп тора. Квартира ишеген Михаил Козловның кызы ачты. Ул Казанда яши, мөмкинлеге булган саен әтисе янына кайтырга тырыша.
Михаил Козлов безне якты йөз белән каршы алды. “Хәзер күзем начар күрә башлады. Авыррак та ишетәм”, – дип, ветеран кычкырыбрак сөйләшүебезне үтенде. Ул үзенең хәрби хезмәте, сугышта күргән авырлыклары турында сөйләде. Без аның күкрәгендәге медальләренә, нурлы йөзенә карап, тормышы тарихын йотлыгып тыңлап утырдык.
1944 елда унынчы классны тәмамларга да өлгермәгән егет армиягә китү өчен повестка ала. Аны һава-десант гаскәрләренә билгелиләр һәм сугышка хәрби хәзерлек башлана. “Иртәдән төнгә чаклы бертуктаусыз өйрәтәләр иде. 50ләп солдатны самолет белән алып менеп китәләр дә аска ыргыталар, шулай парашюттан сикерергә өйрәндек”, – дип сөйләде ул. Барлыгы 40тапкыр парашютта сикерергә туры килә аңа.
“Өчәр көн сугыша идек. Ашарга – рюкзакта булганы, – дип искә ала ветеран сугыштагы ачлы-туклы авыр вакытларны. – Биш ай буе палаткалы лагерьда яшәдек. Юынырга су да юк. Әйләнә-тирә – танкка каршы мина кыры. Янәшәдәге иптәшнең, ялгыш минага басып, һавага очканы әле дә күз алдымда тора. Шулай итеп, Эстониягә дә килеп җиттек. Анда инде немец әсирләрен озата бардык. Эстоннардан без яхшылык күрмәдек. Немецларга кача-поса ярдәм итәләр, яхшы ашаталар, һәр йортта олылыйлар. Әсирне алып барганда, ул берәр өйгә керә дә, төенчек күтәреп чыга. Ә без, хезмәттәшләр белән, бакчадан бәрәңге урларга мәҗбүр булдык. Үләсе килми бит! Әгәр безнекеләрне тотып алсалар, кипкән коега ташларлар иде. Эстоннар зур этләр тоталар иде. Бервакыт шулай бәрәңге алып ятканда, безне күреп алдылар. Ярый әле, этләре юк иде. Этләре булса, исән калмый идек. Мине Ходай коткарды”.
1951 елны демобилизацияләнеп туган ягына кайтканчы, әле аңа Россиянең күп кенә шәһәрләрендә хезмәт итәргә туры килә.
Нырсуарга кайтканнан соң унынчы классны тәмамлый, аттестат ала. Мәктәптә физкультура дәресләре укыта башлый. Соңыннан югары белем алып, туган авылы мәктәбендә укучыларга химия, биология, анатомия фәннәрен укыта. Армиядә плендагылар белән аралашып, немец телен өйрәнеп кайткан була. Шуңа күрә мәктәптә аңа немец теле дәресләрен дә тапшыралар. Мәктәптә 35 ел эшләп, лаеклы ялга чыга. Хатыны да укытучы була, алар өч бала үстерәләр. Ул аны үзләреннән өч чакрым ераклыктагы Кәвәлдән алып кайта. “Алар биш кыз булганнар. Минем кебек 1927 елгы иде. Ул да укытты”, – дип сөйләде ул.
Мари якларыннан бура алып кайтып, туган авылында йорт сала. “Өй хәзер дә шул килеш тора. Безнең авылда заманында 85 йорт бар иде. Хәзер шуның бер унысында яшиләрме-юкмы икән”, – дип уфтанды ул.
Безнең белән сөйләшеп утырганда, “кечкенәдән җырларга яраттым, малай чагымда җырлап урам әйләнә идек”, – дип еракта калган яшьлек елларын искә алып, керәшен такмакларын, сугыш чоры җырларын көйләп алды Михаил Козлов.
Соңыннан без Михаил Васильевичка, республика керәшен иҗтимагый оешмасы исеменнән, истәлекле бүләкләр тапшырдык. Карт ветеран рәхмәтен белдереп, намус белән тормыш итүебезне теләп, саубуллашып калды.
Без – Бөек Ватан сугышы ветераннарын үз күзләребез белән күреп, алар белән аралаша алган бәхетле буын. Бездән соң килгәннәргә мондый бәхет тимәячәк. Алар ветераннар турында без сөйләгәннәрдән генә беләчәкләр. Шуңа күрә дә Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарның, һәм гомумән, Бөек Җиңүгә үз өлешен керткән барлык өлкәннәребезнең кадерен белеп, аларга мөмкин кадәр хөрмәт күрсәтеп калырга тырышыйк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев