Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мәхәббәт ул...

14 февраль - Изге Валентин көненә, безнең бәйрәм булмаса да, һәр елны да игътибар бирми калмыйлар. Бу көнне гашыйклар бер-берсенә ярату сүзләре язылган "валентинкалар" бүләк итәләр, романтик кичәләргә баралар, хәтта мәктәпләрдә дә тематик чаралар уздыралар. Төрле яшьтәге газета укучыларыбызга "Нәрсә ул мәхәббәт?" дигән сорау бирдек.

Дмитрий (18 яшь):
- Чир ул. Ничек килсә, шулай китә. Гомергә дә калырга мөмкин, хронически булып.
 
Вадим (21 яшь, буйдак):
- Наркотик. Бәйлелек китереп чыгара. Ә инде яраткан кешең ташласа, ломка башлана.
 
Екатерина (25 яшь, кияүдә түгел):
- Сиңа этәргеч бирүче гаҗәеп хис. Кешене көчлерәк, бәхетлерәк, ә тормышны мәгънәлерәк итә.
 
Алёна (27 яшь, кияүдә):
- Мәхәббәт ул - яраткан кешеңне тулысы белән кабул итү, аны үзгәртү һәм үзенә яраклаштыру теләге булмау.
 
Петр (26 яшь, буйдак):
- 26 яшьтәге мәхәббәт, 16 яшьтәгесеннән күпкә авыррак икән. Ветрянка шикелле ул: яшьрәк чакта җиңелрәк кичерәсең, яшең арткан саен, читенрәк.
 
Людмила (57 яшь):
- Матур хис. Яшьләр генә түгел, олылар да шул хис белән яши. Мәхәббәт - яшьлек хисе. Яшь чактагы бу җылы хисләр кешене гомер буена озата килә. Ул беркайчан да сүрелми. Кеше еллар узган саен, олыгая барып, әллә никадәр тормыш тәҗрибәләре тупласа да, шул яшь чагындагы онытылмас хисләренә төренеп, алар белән янып яши.
 
Антон (9 яшь):
- Мәхәббәт ул - ашаганда әнинең әтигә иң зур һәм тәмле ит кисәге бирүе.
 
Евгений (29 яшь, гаиләле):
- Мәхәббәт - үзеңнең барлык башлангычларыңда ярдәм тою, ярты сүзеңнән сине аңлаулары.
 
Василий (61 яшь):
- Кешене яшәртә торган хис ул. Бабай, әби булгач та үзеңне 18 яшьлек кебек хис итәсең. Дәртләндерә, көч бирә, хәтта, айга менгерә. Мәхәббәт булганда тормыш ямьләнә. "Нәрсә соң ул күктә янган кояш, үз кояшың балкып тормаса...", дип җырлыйлар. Нәкъ шул җырдагыча.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев