Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мәңгелек ут бушлай газга янып торачак

Россиядәге барлык Мәңгелек ут та даими рәвештә янып торачак

Президент Владимир Путин, илдәге барлык Мәңгелек утлар даими балкып торсын өчен,  Россия хөкүмәте белән “Газпром”га аларны бушлай газ белән  тәэмин итәргә  кушкан. Президент куйган бу бурыч шушы елның 1 маена кадәр үтәлеп бетәргә тиеш. Моның өчен Россия Премьер-министры Михаил Мишустин һәм “Газпром” идарәсе председателе Алексей Миллер җаваплы итеп билгеләнгән.

Мәңгелек утлар – Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә  шәһәрләрдә, район үзәкләрендә һ. б. җирдәге һәйкәлләр янында яна. Оборона министрлыгы, “Гомумроссия халык фронты” һәм мәдәният министрлыгы ревизиясеннән күренгәнчә, Россиядә 3,6 меңнән артык Мәңгелек ут бар. Шуның 1 процентыннан тыш, 22 проценты даими янып тора, 77 проценты – бәйрәм көннәрендә генә.  Мәңгелек уттагы ялкын телләре сүнмәсен өчен, бер елга якынча 12 тонна сыегайтылган газ кирәк икән.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев