Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Метрей көнне Кәләй авылы халкы чиркәүгә җыелган

Әлмәт районының Кәләй авылыннан Любовь Игнатьева яза

Балаларыбыз, оныкларыбыз искә алырлык булсын өчен, үзебез белгән йолаларны, шул исәптән чиркәү бәйрәмнәрен дә аларга күрсәтергә, өйрәтеп калдырырга кирәк.

Хәзер бәйрәм итүләр онытылып бара. Соңгы елларда бигрәк тә аралашулар бетте дияргә була. Үзебезнең ваемсызлыкмы бу, тормыш агышына җавапсыз караумы, бер-беребезгә игътибар беттеме – һич аңлап булмый. Кеше үз-үзенә бикләнгән, күрше, туган белән дә аралашу кимеде. Моңа хәзерге чир гаеплеме, үзебез каты күңеллегә әйләндекме, бер Алла гына белә. Элек бит, хәзерге шикелле һәркемдә машина булмаса да, атлар җигеп, һәрбер авылның Престол бәйрәменә кунакка йөрешкәннәр.

Быел 8 ноябрьдә, Кәләй авылының Престол бәйрәме булган Метрей көнне (Изге Димитрий Солунскийны искә алу көне) халык авылның шул исемдәге иман йортына җыелды. Кояшлы, аяз көнгә бәйрәм күтәренкелеге өстәп, чиркәү чаңнары яңгырады. Бәйрәм келәвенә Әлмәт һәм Бөгелмә архиепискобы Мефодий, тирә-яктагы иман йортларыннан кунаклар килде.

Кәләй авылының бу чиркәве инде 2005 елдан бирле эшли. Аны төзүдә үзенең күп көчен куйган Михаил Аппаковны искә алып китмичә мөмкин түгел. Өстәл, урындыклар һаман аның кул җылысын саклыйдыр кебек.

Монда дини йолалар, дини бәйрәмнәр дә һәрвакыт уздырыла. Халык бик күп йөрмәсә дә, һәр атна, һәр истәлекле көн саен отец Андрей келәү уздыра. Һәр елның август ахырында мәктәп балаларын җыеп, аларга укуларында уңышлар, изге юллар теләп, озатып кала.

Кәләйнең чиркәү ишеге көн дә ачык. Килүчеләрне анда үзенең ачык йөзе, тәмле сүзе белән Анна Лопатина каршы ала. Ул, чын мәгьнәсендә, отец Андрейның ярдәмчесе. Бәйрәм йоласына туры китереп, җәен-кышын бина эчен тере чәчәкләр белән бизи, монда һәрвакыт чисталык, пөхтәлек, тәртип. Гел булышып торучы сеңлесе Валентина, дәдәсе Николай белән җиңгәсе Александра, яраткан энесе Валерий, икетуган сеңлесе Зинаида булмаса, ул үзе генә, бәлки, барысына да җитешә алмас иде. Алар – Кәләйнең тырыш, уңган Варламнар нәселеннән, тормышта да бер-берсенә ярдәм итеп, тату яшәүләре барыбызга да үрнәк булырлык. Анна Семеновнаның кызы Ирина да уңган-булган, әнисенең хезмәтендә дә, йортында да ныклы терәк ул. Аннушка апа кечкенә генә бүлмәсендә халык өчен дини кирәк-яракларны әзерләп, аларны яңартып тора. Адәм баласына авыр чакта, бер җылы сүз, сабырлык белән бирелгән яхшы киңәш тә җитә бит. Ул әнә шундый талантка да ия.

Сүз уңаеннан, 8 ноябрьдә иман йортына жыелган барлык кунакларны да трапезага Алексей Варламовларга чакырдылар,  алар да шул ук нәсел уңганнары.

Әле быел көз иман йортыбызның тәрәзәләре яңартылды. Бу эшкә барлык авылдашлар да үз өлешен кертте. Шулай ярдәмчел, динле булганнары өчен, бар авылдашларга да рәхмәт. Тагын да шулай бер-беребезне ташламыйча, ярдәм итешеп, озын, озак гомер итәргә язсын иде. Соңгы еллардагы ковид чирен дә бергәләп җиңәргә язсын. Үзебез Ходайны зурласак, мондый авырлыклар килгәндә Ходай да безне ярдәменнән  ташламас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев